20 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл объектын ремонтлау көтелә
Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
-
Лениногорск ветераннар советында үзенчәлекле күргәзмә ачылды (фотолар)
Лениногорскиның ветераннар советында яңа күргәзмә ачылды.
-
Лаеш районында мәктәптән 740 баланы эвакуацияләгәннәр
Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Столбище авылы мәктәбендә янгын сигнализациясе эшли башлавы хакында хәбәр килгән. Урынга 119нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган.
-
Казанда дуңгыз гриппы ачыкланган
Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы диагнозы булуы ачыкланган, Татарстан башкаласында 126 кеше грипп белән авыру теркәлгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
-
Крещенский Сочельник көнендә Иске Писмән авылында чишмә суын изгеләндерделәр
18 гыйнварда, Мефодия епискобы, Әлмәт епархиясе секретаре протоиерей Иоанн Антипов хәер-фатихасы белән, Лениногорск районы благочинные вазыйфаларын башкаручы иерей Псурцев катнашында, Параскева Пятница Изге чишмәсендә изге дога кылды.
-
Лениногорскилылар 100 легендар бренд өчен тавыш бирә ала
Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды. Аның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
-
Йөткерүдән файдалы
Йөткерүдән, дарудан тыш, халык медицинасы чаралары да файдалы.
-
Якташ җырчыбыз Раил Гыйззәтуллин районыбыз авылларына гастрольгә чыга
Якташ җырчыбыз Раил Гыйззәтуллинның эше тыгыз. Ул районыбыз авылларына гастрольгә чыга.
-
Яңа дәүләт ярдәме гаиләләр өчен бик яхшы булачак, ди Гүзәл Удачина
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим иткән өстәмә ярдәм чаралары демографик хәлгә уңай йогынты ясаячак, ди Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
-
Сугыш ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 мең сум түләячәкләр
Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү һәр ветеранга 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
2020 елдагы бәйрәмнәр
2020 елда озын ял көннәре. 1-8 декабрь – 8; 22-24 февраль – 3; 7-9 март – 3; 1-5 май – 5; 9 -11 май – 3; 12-14 июнь – 3; 31 июль-2 август - 3 ; 6-8 ноябрь – 3.
-
Лениногорскида Идрисовлар гаиләсе 65 ел бергә гомер итәләр
15 гыйнвар көнне Лениногорск муниципаль районында Идрисовлар гаиләсендә тантаналы вакыйга узды.
-
Россиянең иң популяр курортлары
Россиянең иң популяр курортлары Кырымда, шулай ук Краснодар һәм Ставрополь крайларында урнашкан. Бу хакта RT телеканалы Тернәкләндерү һәм курортология фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән хәбәр итә.
-
Үзеңне уңган хуҗабикә дип исәплисеңме?
Чиста савыт-саба, үтүкләнгән кер генә хуҗабикәнең йөзен тулысынча ачмый шул әле.