20 март 2015 яңалыклары
-
Бензинның уртача бәясе үзгәрешсез калган
Үткән атнада Казанда бензинның уртача бәясе үзгәрешсез калган, шулай итеп, АИ-80 маркалы бензинның литры 30,01 сум тора, АИ-92 - 30,82 сум һәм АИ-95 - 34,31 сум. Ә дизель ягулыгының уртача бәясе бераз төшкән һәм хәзер литры 33,84 сум тәшкил итә, бер атна элек бу төр ягулыкның литрын 33,98 сумга сатып...
-
Казандагы бер гаиләдә 10 нчы бала туган
Казанда яшәүче Раиса һәм Леонид Верниковскийларның 6 ир һәм 3 кыз баласы булган инде. Яңа туган кызга Надежда дип исем кушканнар. Леонид Казанда туган. Булачак тормыш иптәше белән ул Саранск шәһәрендә дусларына кунакка баргач таныша. 1997 елның 22 июнендә яшь пар өйләнешә һәм Казанда яшәп кала. Гаилә башлыгы 20 ел...
-
“Иң әйбәт укучы – 2015” ачыкланды
Балалар һәм үсмерләр өчен китаплар атналыгы кысаларында Лениногорск шәһәренең Үзәк китапханәсендә төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелде, дип хәбәр итә китапханә директоры урынбасары Елена Афанасьева. Анда, мәсәлән, фестиваль, әдәби кичәләр, уен-викториналар, рәсем, шигырь конкурслары, китап күргәзмәләре һәм башка чаралар үткәрелде. Балалар һәм үсмерләр өчен китаплар атналыгының иң мөһим чараларының берсе - шәһәр...
-
Федотовкалылар “Өзелгән йөзем” әсәрен сәхнәләштерде
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә, моңа федотовкалылар да өлешен кертә. Авылда төрле кичәләр, тамашалар уздырыла. Күптән түгел үзешчән артистларыбыз Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» әсәрен сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим итте. Спектакльдә вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында бара. Татар солдаты, яраланып, госпитальдә ята. Бер шәфкать туташы аны карый, дәвалый. Бу егеткә...
-
23 – 29 март 2015 елга йолдызнамә
Кучкар (21.03-20.04)лар, кеше күп җыелган урында йөрмәвегез яхшырак, чөнки кемнеңдер саксызлыгы аркасында имгәнүегез ихтимал. Эш мәсьәләсендә уңышлы атна булачак. Өегездә ремонт башлап җибәрсәгез дә була. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бөтен нәрсәдә дә чама булырга тиеш, бигрәк тә ризык кулланганда. Эшегездә бар да уртача булыр. Күптән теләгән планнарыгызны чынга...