20 март 2020 яңалыклары
-
"Лениногорск-информ" филиалы социаль челтәрләрдә коронавируска каршы флешмобка кушылды
Бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бәхет көнендә, Татарстан халкы социаль челтәрләрдә Covid-19 коронавирусына каршы флешмоб оештырды.
-
Лениногорск укучылары Абдулла Алиш иҗаты белән таныштылар
17 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре, «Буыннардан буыннарга мирас булып күчсен батырлык» проекты кысаларында, 11 нче гимназиянең 1 А сыйныф укучылары белән «Абдулла Алиш - язучы да, батыр да» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
-
Россиядә коронавирус белән авырган тагын дүрт кеше сәламәтләнде
Россиядә коронавирус белән авыручы тагын дүрт кеше сәламәтләнгән. Шулай итеп, Covid-19 вирусын җиңгән кешеләрнең саны тугызга җитте.
-
Лениногорск тамашачысы борчыла: концертлар күчерелде
Лениногорскилы Сания апа борчылып шалтыратты: "Мәдәният сараенда узачак берничә концертка билет алган идем. Мондый хәл килеп туасын кем белгән. Инде нишләргә? Билетны кире тапшырыргамы?"
-
Коронавирус турында «фейк хәбәрләр» тараткан өчен штрафлар каралган
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «фейк хәбәрләр» тараткан өчен административ штрафлар турында искә төшерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Антисептикларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый, диде Рөстәм Миңнеханов
Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» җәмгыятендә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр безнең тарихны спекуляцияләрдән яклаячак
Россия Конституциясендә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр безнең хәтеребезне һәм тарихыбызны ил эчендә дә, аннан читтә дә спекулянтлардан яклауга юнәлтелгән.
-
ТР Мәгариф министрлыгы муниципалитетларга дистанцион укыту буенча инструкция җибәрде
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитетларга мәктәпләрдә электрон, дистанцион укытуны оештыру буенча инструкцияләр җибәрде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскида балага төп пассажир буларак игътибар биреләчәк
Язгы каникуллар башлану уңаеннан Татарстанда, шул исәптән Лениногорск районында да Дәүләт автомобиль инспекциясе 19-31 март көннәрендә "Бала - төп пассажир" оператив-профилактика операциясе үткәрә.
-
Шәмсетдиновны янә Читага кайтардылар
Тик әлегә аңа туганнары белән очрашу һәм әйберләр алу чикләнә.
-
Телефонга килгән рекламага каршы ничек көрәшергә?
Телефонга смс-хәбәрләр һәм шалтыратулар аша килә торган реклама белән ничек көрәшергә?