20 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорск районында мунча янган
Янгын бүген иртәнге сәгать 5 тулып 21 минутта Иске Писмәндә чыга. Ул 40 кв.метрны чолгап ала. Янгын сүндерүчеләр лениногорскилыларга ут-күздән сак булырга куша.
-
Лениногорскида бер әбине машина бәрдергән
Әлеге юл һәлакәте Чайковский урамында була. «Лада-Приора» машинасын йөртүче 1987 елгы кеше 79 яшьлек әбине бәрдерә. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре сүзенә караганда, әби юлны тиешсез урыннан чыккан. Ул күп санлы җәрәхәтләр алу сәбәпле, Бөгелмә хастаханәсенә озатылган.
-
Безне район башлыгы бүләкләде
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, матбугат көне уңаеннан, җирле матбугат чаралары журналистларын котлады, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында "Заман сулышы" газеты җаваплы секретаре Ләйсән Шәрәфетдинова да бар. Очрашу "Ярмарка" йортында үтте, анда шәһәребездәге газет һәм телевидениедә эшләүче журналистлар, ветераннар, журналистлар союзының җирле бүлекчәсенә керүчеләр чакырылган иде. Рәгать Галиәгъзамович: -Сез бик аз,...
-
Лениногорскида 6 яшьлекләр дә көрәшкән. Җиңүчеләр исемлеге
Лениногорскида 2006-2007, 2008-2009, 2010 елгы малайлар арасында грек-рим көрәше узды, дип хәбәр итә 3нче спорт мәктәбе. Анда 66 көрәшче катнашкан. Җиңүчеләр һәм призерлар билгеле. 2006-2007 елгылар, 24 кг.га кадәр: 1- Эдгард Репин, 2- Саид Абдерахманов, 3- Макар Мишкин. 28 кг.га кадәр: 1- Руслан Моисеев, 2- Вадим Кленков, 3- Айдар Гаделшин,...
-
Лениногорск студенты – Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе
Шәһәрнең нефть техникумы студенты Сергей Золотов һөнәри осталык Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында өченче урынны алды. Мәскәүдә Г.В. Плеханов исемендәге Россия экономик универстетының базасында урта һөнәри белем бирү белгечлекләре арасында һөнәри осталык Бөтенроссия олимпиадасы узды. Анда Сергей катнашып, өченче урынга лаек булды. Моннан тыш, ул "Һөнәри биремне бик яхшы үтәү" номинациясендә...
-
Лениногорскилылар өчен Сабантуй программасы
Сабантуй 29 майда Ивановка авылы янындагы каенлыкта уза 10:00 - «Сабантуй - татар халкының йөзек кашы» күренеше 10:30 - Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм кунаклар котлавы 10:40 - авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлау 11:00 - Ярышлар, концерт, балалар Сабан туе, Чаллының "Болгар" ансамбле, үзешчәннәр чыгышы Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Лениногорскилылар "Бәллүр каләм" алды. Котлыйбыз!
Матбугат көнендә Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» XIX конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында лениногорскилылар да бар. "Һөнәргә тугрылык" номинациясендә күп еллар "Ильич васыятьләре", аннан "Заман сулышы"нда эшләгән ветеран - журналист Римма Фәттахова бүләкләнде. "Журналистикада исем"номинациясендә «Ватаным...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!