20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Интернет-кибеттән айфон урынына стакан җибәргәннәр
Ике кеше интернет-кибет мошенниклары корбаны булган. Яшел Үзәндә яшәүче 43 яшьлек ир-ат офисы Санк-Петербургта булган интернет-кибеткә соңгы модельдәге 7700 сумлык айфонга заказ бирә. Кибет вәкиле аңа телефоннан почта аша товар килүен хәбәр итә. Заказчы акчасын түләп, тартманы алып кайтып китә һәм өендә ачып караса, анда айфон урынына кырлы стакан салынган...
-
Лениногорскилылар “Халык контроле”нә хәбәр итә ала
Хезмәт законын бозу турындагы хәбәрне хәзер "Халык контроле" порталына җибәрергә була. Анда соры базар, хезмәт хакын яшерен түләү, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү кебек мөрәҗәгатьләрне юлларга мөмкин. «Халык контроле" порталының сылтамасы: https://uslugi.tatarstan.ru
-
Лениногорскилы Миргарифҗан бабайга 90 яшь тулды (фотолар)
Сугыш ветераны Миргарифҗан Рәүф улы Мөстәкыймов 90 яше тулуы уңаеннан Президенттан котлау хаты алды. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, эш урыныннан Антон Саблин, Сергей Королёв һәм Луиза Подъячева, 8нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина килделәр. Җиңү таңын Берлинда каршы алган Миргарифҗан бабай тормыштан канәгать булып гомер кичерә. Ялгызы...
-
Лениногорскида мини футбол уйнадылар (фотолар)
Бу көннәрдә "Яшьлек" стадионында һәм 11нче гимназиянең спорт уйнау мәйданчыгында шәһәр беренчелегенә мини футбол ярышлары үтте. Нәтиҗәдә, беренче урынны "ЛенРемСервис" командасы, икенче урынны - "Лениногорснефть" идарәсе футболчылары һәм өченче урынны "ТМНУ" командасы яулады.
-
Президент республика халкына рәхмәтен җиткерде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына 2016 елның 18 сентябрендә узган депутатлар сайлауда катнашканы өчен республика халкына рәхмәтен белдерде. "Сайлау участокларына килгән һәм туган республикабызны хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...
-
Татарстан коткаручылары адашкан гөмбәчене тапкан
Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. 58 яшьлек ир-ат Дегетле авылы тирәсендә урман эченә үк кергән һәм үзе чыгар юлны таба алмаган. Коткаручылар автомобильләрдә өч сәгать буе урман һәм...
-
Әлмәт мәйданында юл һәлакәте
Кичә Әлмәттә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Күрүчеләр әйтүенчә, Hyundai автомобиле зур тизлектә Сабантуй мәйданындагы статуя постаментына килеп бәрелә. Фаразларга караганда, шофер исән, шәһәр хастаханәләренең берсенә салынган. Күрүчеләр аның аек хәлдә булмавын әйтә. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскилыларны бүген нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 20 сентябрьдә, көн дәвамында болытлы һава торышы хакимлек итә. Республиканың күпчелек районнарында яңгыр ява. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 8-13 градус җылы булачак. http://intertat.ru/
-
Өченче бала табучыларга ипотека бурычын киметергә җыеналар
Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә басым ясау зарур, дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза. Мень белдергәнчә, әгәр гаиләдә ике генә генә бала...
-
Лениногорскилыларга 20 сентябрьгә Йолдызлар фаразы
Овен В этот день вашим близким будет нелегко. Постарайтесь не погружаться полностью в свои личные интересы и любимые занятия. Оставьте место для общения. Подумайте о близких, которые могут страдать от вашей невнимательности. Телец Вероятно, вам предстоит встреча с друзьями. Постарайтесь не вмешиваться в их дела, хотя их взгляды и образ...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
-
Айрат Шайхлисламов башкаруында "Ятим бала зары" җыры.Тыңлап карагыз, дуслар!
Хөрмәтле дуслар!!! Киров өлкәсендә яшәп иҗат итүче Гарифабану апа Сагадуллина миңа бер шигырен җибәргән иде. Айрат, карап кара әле, көй язып булмасмы икэн, бик шул шигырне җыр итеп күрәсе килә диеп. Бик төпле җыр булып чыкты дусларым. Күп язып тормыйм, үзегез тыңлап барсында аңларсыз.... Гарифабану Сагадуллина сүзләре Айрат Шайхлисламов көе...