20 октябрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорск районында “ялган” аракы алынган
"Алкоголь" операциясе кысаларында Лениногорскиның эчке эшләр бүлеге Лениногорск - Самара юлында тикшерү үткәргән. Самара өлкәсендә яшәүче ике ир-атның машинасында 316 шешә "ялган" коньяк һәм аракы, шулай ук 12 данә биш литрлы канистр белән спиртлы сыерлык тапканнар. Билгеле булганча, алар аны Самара өлкәсендә сатып алганнар һәм эре партия белән Татарстан Республикасында...
-
Әлмәттә 14 яшьлек үсмер үлгән
Әлмәттә хоккей буенча тренировкаларга йөрүче 14 яшьлек үсмер үлде. Кайбер чыганакларга караганда, үсмер кинотеатрдан кайтып барышлый иптәшләреннән арткарак калып кечкенә баллоннан газ сулаган. Иптәшләре аңа замечание ясаганнар, әмма ул аларны этеп җибәргән һәм йөгереп китмәкче булган. Тик шунда ук аңын югалткан. Аны шифаханәгә илткәннәр. Тик үсмерне коткарып калу мөмкин булмый....
-
Әлмәт юлында ике кешенең гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән "Актүбә - Әлмәт" юлында килеп чыккан. Иике автомобиль - "ВАЗ-2107" һәм "Форд Фокус" бәрелешкән. Һәлакәт аяныч тәмамланган - ватан машинасы салонындагы ир-ат һәм хатын-кыз һәлак була, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты. Юлларда сак йөрсәк иде. Бүгенге кебек һава торышы кинәт бозылган көннәрдә бигрәк тә игътибарлы...
-
Сөмбел Билалова: "Тәнкыйть әйтүчеләргә үпкәләмим" (әңгәмә)
Татар эстрадасының талантлы һәм чибәр җырчысы Сөмбел Билалованың иҗатын күптәннән күзәтеп барам. Ул - акыллы, тырыш, максатчан, һәр башлаган эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше. Мәктәп чорында ук "Татар кызы" исеменә лаек булган, укуын алтын медальгә тәмамлаган. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәсә дә, татар халкына хезмәт итүен дәвам итә, яңа җырлар...
-
Лениногорск районы мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадада катнашты
Лениногорск районы мәгариф хезмәткәрләре Мамадышта узган җәйге Спартакиаданың финал этабында катнашты. Бездән 17 хезмәткәрдән торган команда барган. Алар җиде төрле спорт ярышы буенча сынашкан. Укытучылар җиңел атлетикада катнашкан, озынлыкка сикергән, канат тарткан, шулай ук бадминтон уйнаган. 12нче лицей укытучысы Алишер Рәхимов озынлыкка сикерүдә республика буенча икенче урынны яулаган. Муниципаль районнар...
-
Лениногорск районы Шөгер авылына ELVIN GREY (Радик Юльякшин) килә
Лениногорск районы Шөгер авылы Мәдәният йортына 23 октябрь көнне Elvin Grey (Радик Юльякшин) концерт белән килә. Башлана 19.00 сәгатьтә. Лениногорск районы Шөгер авылына концерт белән килүе турында аның рәсми төркемендә: https://vk.com/elvin_grey язылган.
-
Әлмәтлеләргә пыялалы бәлеш ашатканнар
Бу хәл Әлмәтнең популяр бер чәйханәсендә булган. Яшьләр бирегә килеп алмалы бәлеш ашарга уйлаган. Әмма пирогтан пыяла чыккан! Билгеле, аларга тиз арада башкасын китергәннәр. Яшьләр бу вакыйганы социаль челтәргә язып элгән. "Менә шундый пыялалы бәлешләр модага кереп китте, җәмәгать! Нәрсә ашаганыгызны башта яхшылап карагыз" , - дип язганнар анда. http://www.almet-rt.ru/
-
Игезәкләр тилебәрән орлыгы ашап агуланган
Бу хәл узган атна шимбә көнне була. Буада яшәүче 9 яшьлек игезәк ике ир бала әниләре тәрәзә төбенә куйган тилебәрән үсемлеге орлыгын ашый. Шунда ук аларның хәлләре авырая, балаларны авыр хәлдә дәваханәгә китерәләр, дип хәбәр итә районның "Байрак" газетасы. http://tat.tatar-inform.ru/