Иң төзек шәһәр
Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча, Лениногорск "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" исемлегенә кереп, II дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк иясе булды.
Әлеге исемлеккә республиканың тагын өч шәһәре: Түбән Кама, Чаллы, Зәй кергән. Шәһәр мэры Р.Хөсәенов "РФ муниципаль берәмлегенең яңача фикер йөртүче башлыгы" номинациясендә катнашып, «Россиянең алтын капиталы» премиясенә һәм РФ...