Авылымда җиңү бәйрәме
Мин һәйкәл каршында басып торам. Баш очымда сыңар болыт та күренми. Аяк астында май аеның җылы имин туфрагы. Мин - фронтовик баласы.
Кояш бүген нигәдер артык мул елмаеп, күзләрне чагылдыра да, кул үзеннән-үзе кесәдәге кулъяулыкка үрелә... Күңелдә: "Алар без тыныч илдә ирекле яшәсен өчен барын да эшләделәр. Алар дөньяны башка...