Гармун моңнары таралды авылым урамына...
Гармун моңнары тарала,
Авылым урамына.
Кайтам әле авылыма,
Дуслар, туганнарыма.
Әйе, тагын кайтам, чөнки бу юлы да кайтмый кала алмыйм. Безнең Зәй-Каратайга автор-башкаручы Нурлатның талантлы егете - Фирдүс Тямаев килә икән! Ул тиз арада үзенең матур җырлары белән күпләрне үзенә гашыйк иткән җырчы бит. "Ничек, кем чакырган?" дияр укучы, сабыр...