Лениногорск фермеры – авыл эшмәкәрләре җыенында
Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Фәрит Нәбиуллин Казанда үткән Татар авыллары эшмәкәрләре икенче Бөтенроссия җыенында катнашып кайтты.
Өч көн буена барган форум бик җанлы, мавыктыргыч үткән. Кунаклар "Казан" агропромышленность паркы белән танышкан, Кукмара районына барып, гаилә фермалары, итек басу комбинатын караган. Форумның өченче көнендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов катнашында...