Лениногорскиның өч авылын су басты
7 апрель - якшәмбе көнне, Шушма елгасы күтәрелү нәтиҗәсендә Сугышлы, Керкәле, Туктар-Урдалы авылларындагы 37 йорт биләмәсенә ташу сулары керде. Быелгы ташу, былтыргы белән чагыштырганда, куркыныч тудырмаса да, кайбер йортларда су идәннән 1-2 сантиметрга өскә күтәрелгән.