Чиста булса – үзебезгә күңелле
Узган шимбәдә шәһәр һәм район күләмендә өмә үтте. Көрәк, тырма, себерке кебек кораллар эшкә җигелде. Ә без, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары корреспондентлары, фотоаппарат, ручка, блокнот тотып, шәһәрнең чүптән арынуын күзәтергә чыгып киттек.
Иртәнге сәгатьләрдән үк Мәдәният сарае тирәсендә һәм Г.Тукай һәйкәле янында мәдәният хезмәткәрләре эшли иде. Көнкүреш калдыкларын, корыган үлән-яфракларны...