Утырыгыз, киттек Лениногорскига – Сабантуйга
Быелгы Сабантуйны күрми калырга ярамый. Шунсыз җәйнең яме булмас төсле.
Кая барырга, нәрсә кияргә, ничәдә башлана? Бу атнада иң еш кабатланган сорау шулдыр. Хәер, Сабантуйның үзеннән дә бигрәк аңа әзерлек вакыты кызыграк та әле ул. Сабантуйга дип, кулъяулык чиккәнем истә. Ул вакытта кызлар чигү белән мавыкмыйлар иде инде, тик әти...