Лениногорскиның 13 нче мәктәбендә әниләргә багышланган бәйге узды
Аналарга булга чиксез мәхәббәт-хөрмәтне шәһәребезнең 13 нче мәктәбендә үткәрелгән "Әниләрне олыларга онытмыйк" исемле нәфис сүз ярышы тагын бер кат дәлилләде.
Бәйгене оештыручы 13нче мәктәп педагоглары Л. Миннәхмәтова, Г. Билалова, Р. Вилданова, Г.Миндрахманова кунакларны якты йөз белән каршы алды. Бәйрәмне мәктәп директоры Т.Павлов ачып җибәреп, бу чараның бик кирәкле, мөһим булуын...