Лениногорскилы Зәйнәп Хабетдиновага – 97 яшь
Зәйнәп әби Хабетдинова туксан җиде яшендә исән-сау яшәп ятуын Ходай биргән бүләк, дип саный.
Кирлегәч авылында дөньяга килгән ул. Аннары бик яшьли килеш Түбән Чыршылыга килен булып төшкән.
- Кешене күрмәдем, башны күтәрмичә, иртәннән кичкә кадәр колхозда, кырда эшләдем, - ди Зәйнәп әби. - Сәламәтлегем нык булды, бервакытта да чирләмәдем,...