Лениногорскида "Эш урыннары ярминкәсе" узды
Мәшгульлек үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсеннән 38 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды.
Кызык кына инде хәзер. Күп кенә предприятие-оешмалар эшче җитмәүдән интегә, шул ук вакытта эш таба алмаучылар да җитәрлек. Ул көнне ярминкәгә эш табарга теләп 196 кеше килгән иде, аларга 19 эш бирүче 96 эш урыны тәкъдим итте. Килгәннәрнең...