Лениногорскида Россия ислам университеты вәкилләре булып китте
Яшь буынга әхлакый юнәлештәге тәрбияне гаиләдән тыш, тагын кем бирә ала? Бу хакта Мәгариф йортында шәһәр һәм район мәктәбе директорлары, укучылар катнашында узган очрашуда сөйләштеләр.
"Ихлас" мәчетеннән килгән Булат хәзрәт Раупов әйтүенчә, яшьләрнең киләчәге өчен һәркем җаваплы: гаилә, мәктәп, шулай ук дин әһелләре дә. Әгәр балада әхлаклылык орлыклары салынган икән,...