Лениногорскида рәссамнар берлеге әгъзалары утырышы узды
Бүген Лениногорскида республика рәссамнары берлегенең күчмә утырышы булды.
Аның рәисе Зөфәр Гыймаев җитәкчелегендәге әгъзалар педагогика училищесына җыелып, бүгенге көн өчен актуаль проблемаларны уртага салып сөйләште, тәҗрибә уртаклашты. Аннан туган якны өйрәнү музеенда булып, анда рәссамнар берлегенә күптән түгел генә кабул ителгән рәссамнар күргәзмәсе белән танышып, фикер алыштылар. Кунакларны район башлыгы...