Батыр һәм Гөлчәчәк нигә аксый
Ел саен шәһәр балалар бакчалары үзләренең Сабантуйларын үткәрә. Быел аны бик актуаль темага, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп кенә түгел, практикада кулланып үткәрергә булганнар.
Мин 24нче балалар бакчасында узган тамашаны күрә алдым. 2,8,12,30,32нче балалар бакчасыннан килгән тәрбияче һәм балаларны капка төбендә үк баянда уйнап, тәрбияче Гүзәлия Кәримова белән милли кием...