27 июнь – Бөтендөнья балык тотучылар көне
Түбән Чыршылы авылында шушы көннәрдә балыкчылар ярышы үтте. Бу әлеге җирлекнең ел саен үткәрелүче бер йоласына әйләнгән.
Соң, монда табигате дә бит: урам уртасында күл, балык, таллык, кил, дип үзенә тартып тора. Ярыш, нигездә, мәктәп яшендәге балалар арасында үтә. Тик аларның җитдилек белән, бабалары, әти-әниләре белән килүе - узышка бәйрәм...