Сарабиккол мәктәбендә өлкән укытучылар белән очрашу
Сарабиккол мәктәбендә балалар укытып, хәзер лаеклы ялда булган өлкәннәребез бүгенге көндә бары бишәү.
Менә алар: Рәшит абый Якупов, Мәрзия Корбанова, Рәхимә Хабибуллина, Раушания Мостафина, Асия Исхакова. Традиция буенча, һәр елны укытучылар бәйрәме һәм өлкәннәр көне уңаеннан, хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәмгә дәшәбез. Алар өчен концерт һәм чәй табыны әзерлибез. Быел да ул...