Казанда укучы Лениногорск студентлары ничек яши?
25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан, төбәгебездә туып-үсеп, төрле шәһәрдәге югары уку йортларында белем алучы студентларның хәлен белештек.
Гөлинә Гаррапова, Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының III курс студенты.
- Хәзер күп кенә вузларда "иң кызу вакыт"- сессия бара. Мин, Аллага шөкер, барлык имтиханнарымны бик уңышлы тапшырдым....