Лениногорск дусларын Казанда җыйды
Лениногорск шәһәренең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилейлары уңаеннан Казанда "Лениногорск дусларын җыя" дип исемләнгән концерт узды.
Ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында барды. Әлеге чарага лениногорскилылар ныклап әзерләнде. Шәһәр үсешендә мөһим роль уйнаган һәр тармак күргәзмә әзерләгән иде. Болар - "Торос-Молоко", "Колос", "Бәкер" шифаханәсе, "Лениногорскнефть" идарәсе,...