Сугышчылар эзе буйлап
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, шушы көннәрдә шәһәр һәм районның берничә авыл урамнары буйлап "Геройлар юлыннан" автоэстафетасы узды.
Әлеге эстафетаның инициаторы - Лениногорскидагы ДОСААФ автомәктәбе. Аларның биш машинасы, Рейхстагның Җиңү байрагын беркетеп, марафонны Белинский урамыннан башлап, "Мәңгелек ут" янына тукталдылар. Марафончылар әйтүенчә, алардагы әләм байракның нөсхәсе генә, ә оригиналы Мәскәүдә музейда...