Лениногорскида бадминтон буенча ярыш үтә
23 - 24 майда Лениногорскида шәһәрнең 60 еллыгына багышлап бадминтон буенча ярыш уза.
Анда республика буенча 1999-1998 елгылар һәм өлкәнрәкләр катнаша.
Спортчылар аерым һәм парлап уйнаячак, республиканың иң көчле бадминтончылары - спорт мастеры Дарья Джеджула, Григорий Воробьев, Кирилл Ермаков һәм башкалар катнаша. Ярышлар Боз сараенда (Менделеев урамы, 2"А" йорт) булачак....