Минзәлә районында, “Киа” һәм “КамАЗ” бәрелешү нәтиҗәсендә, 4 кеше үлгән
Аларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган
Бүген төнге сәгать 1.10да Минзәлә районында, төгәлрәге Мәскәү - Уфа юлының 1101нче чакырымында, "Киа" автомобиле белән идарә иткән 1982 елгы ир-егет, каршы як юлга чыгып, "КамаАЗ" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "Киа" автомобиле йөртүчесе, шулай ук салондагы пассажирлар - 1979 елгы ир-ат, 1996 нчы елгы...