Иске Иштирәк сабан туенда
Бүген районыбыз авылларында Сабан туе гөрләде. Кайберләрендә ул әлеге минутларда да дәвам итә.
Мәсәлән, Иске Иштирәк авылында.
Ә баш батырны "Бәкер" шифаханәсенә ун көнлек юллама көтә. Кеше быел аеруча күп, ди халык. Әлеге авыл җирлегенә караган ике авыл халкы, кайткан кунаклар, аннан "Бәкер" шифаханәсендә ял итүчеләр бер автобус төялеп килгән....