Лениногорскида исерек хатын җаваплылыкка тартылган
17 июльдә эчке эшләр бүлегенең дежур частена бер таксисттан шалтырату була, ул пассажир хатынның исерек хәлдә булуын, илтеп куйган өчен акча түләргә теләмәвен әйтә.
Хатын кечкенә баласы белән, кычкыра - сүгенә машинадан төшәргә теләми, ди. Полиция хезмәткәрләре килгәч, баштан исемен әйтми, аннан сугыша башлый. Үзәк район хастаханәсенә илткәч, медицина хезмәткәрләренә...