Лениногорск Сабан туенда узган елгы көрәш батырына сөлге колгасын тапшырдылар (ФОТОЛАР)
Лениногорск мәйданында Сабантуй бәйрәме гөрләде. Халык ат чабышлары, милли көрәш, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышларын карап хозурланды.