ЯБЫГЫР ӨЧЕН НИЧЕК АШАРГА: 3 ЛАЙФХАК
Алдан ук начар хәбәр: энергетик баланс бар, һәм без аны истә тотарга мәҗбүр. Бу ни дигән сүз? Безгә кергән калорияләр, без көн дәвамында “тотачак”, ягъни яндырачак калорияләрдән артыграк булырга тиеш түгел. Тик авыр сулама, яхшы хәбәр дә бар: ашаудан ләззәтне шул ук дәрәҗәдә калдырып, калорияләр куллануны киметүнең бер кыенлыгы да юк. Баш мие, без артыграк ашасын, күбрәк калорияләр куллансын өчен, безне бик ансат алдалый. Һәм ябык кешеләрне таза кешеләрдән ихтыяр көче түгел, ә кешенең ашау режимындагы еллар буе кабатлап килеп калыплашкан гадәтләр аерып тора. Ә хәзер тулырак.