КФУга дистанцион укыту форматын максималь рәвештә кулланырга тәкъдим ителде
КФУ институт җитәкчеләренә дистанцион укыту форматын максималь рәвештә кулланырга тәкъдим итте. Югары уку йорты җитәкчелеге бу процессның уңай һәм тискәре яклары турында Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән фикер алышырга планлаштыра.