21 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Лениногорскиның дүрт авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә юлламалар бирелде
Районыбызның төрле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче дүрт хезмәткәр шифаханәгә юллама белән бүләкләнде. Алар югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче, шулай ук агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең беренчел профсоюз организациясе әгъзалары да булып тора. Бу эш Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм АПК хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты тарафыннан, безнең район профсоюз комитеты ярдәмендә, килешү нигезендә эшләнелә....
-
Лениногорск районының авыл башлыклары хисап тота
Районыбыз авылларында җыеннар башланып китте. Ул үз эченә авыр җирлеге башлыгының еллык хисабын ала, шулай ук халык үзен борчыган сорауларны шәһәр һәм район җитәкчелегенә, төрле хезмәт вәкилләренә бирү мөмкинлегенә ия. Зәй-Каратай Әлеге авыл җирлегендә үткән халык җыены авыл үзешчәннәренең концерты белән башланып китте. Талантларга бай булгач, теләсә нинди чараны бәйрәмгә...
-
Иске Писмәндә янып үлә язганннар
19 гыйнвар көнне кичке 18 сәгать 48 минутта янгын сүндерү бүлегенә Иске Писмәндә йорт яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 32 квадрат метр мәйданны биләп торган агач йорт тулысы белән яна торган була. Хуҗа кеше өйдән 3 балигъ булмаган баласын чыгарырга өлгерә, тик өйдән әйберләрен ташыганда, аяк-куллары пешеп,...
-
2014 ел – Татарстанда Мәдәният елы булачак
Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә, Россиядә 2014 ел - Мәдәният елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле Татарстанда да быел Мәдәният елы булачак.
-
Лениногорск авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә яңа җитәкче
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Илнур Габдерәүф улы Шәймәрданов билгеләнде. Моңа кадәр ул Лениногорск районы һәм шәһәре буенча Дәүләт техник күзәтчелегенең баш инженер-инспекторы булып эшләде. Идарәнең элеккеге җитәкчесе - Дамир Фирдәвес улы Миңнебаев шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.
-
Лениногорск авыл хуҗалыгында күпме сөт савыла
20 гыйнвар көненә район хуҗалыклары 35 тоннадан артык сөт җитештергән. Хәзер сөт җитештерү күләме әллә-ни мактанырлык түгел. Таблицадан күренгәнчә, кайбер хуҗалыкларда 4 - 5 литр гына. Иң күбе "Союз-Агро" ның "Зеленогорский" бүлекчәсендә. Башка хуҗалыкларныкы, үткән елгы белән чагыштырганда, күпкә ким. Бу көнне гаилә фермалары да сөт җитештерүгә үзләреннән өлеш керткән....
-
Олимпия уеннарында безнекеләр дә катнашачак
Республиканың чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча Федерация Президенты Әнәс Вәлиев Мәскәүдә спортның әлеге төре буенча үткән утырышта катнашып кайтты. Каралган мәсьәләләрнең берсе - Сочида узачак XXII Кышкы Олимпия уеннарында ике төр чаңгы ярышы буенча Россия җыелма командасын туплау. Аның составына Татарстаннан Иван Панин (Лениногорск), Нияз Нәбиев...