21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
"Урланган" малай табылган
Казанда өч яшьлек малай урланган, аның әнисе, ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән, дигән хәбәрләр таралды бүген социаль челтәрләрдә. Prokazan.ru корреспондентлары малайның әнисенә шалтыраталар, ул тыныч тавыш белән полициягә гариза бирүен әйтә. Республика эчке эшләр матбугат хезмәтендә баланың урланмавын, ә гаиләдә низаг чыгып, әтинең (элекке ире) баланы үзенә алып китүен хәбәр...
-
Лениногорскида Г.Тукайның 130 еллыгына конкурс игълан ителде, катнашыгыз
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап муниципаль конкурс игълан ителүе турында хәбәр итә. Ул Лениногорск китапханәләре укучылары һәм хезмәткәрләре арасында үтә. - Иң яхшы массакүләм чара (рус һәм татар телләрендә) -"Тукай - безнең горурлыгыбыз" - Иң яхшы рәсем "Тукай әсәрләре минем күңелемдә" Конкурс эшләре үзәк китапханәнең методик бүлегендә 15...
-
Лениногорскида акча үзләштергән хезмәткәр турында яңа хәбәр
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Лениногорск бүлекчәсенең элеккеге хезмәткәре мошенниклыкта гаепләнә, дип язган идек. Ул әлеге хезмәтнең 28 яшьлек элекке машина йөртүчесе булып чыкты, бу турыда республика буенча тикшерү комитеты сайты хәбәр итә. АЛДАНРАК ЯЗГАН ИДЕК: ул 2014 елның августыннан 2015 елның сентябренә чаклы үзенең танышларына базар бәяләреннән...
-
Район башлыгы әнисенә 90 яшь тулган
Шушы көннәрдә шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Минкамәр апа Хөсәеновага 90 яшь тулды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов әнисен бу көнне улы һәм район башлыгы буларак олы юбилее белән котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм депутатлар исеменнән бүләк тапшырды. Минкамәр апа бик бәхетле әни...
-
Казанда өч яшьлек малайны урлаганнар
Малайның әнисе, ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Аны билгесез затлар Chevrolet Cruze машинасына утыртып алып киткән. Эймон исемле әлеге малай өстенә зәңгәр куртка, соры төстәге ыштан, зәңгәр замш ботинкалар кигән булган, башлык һәм бияләйләре юк. Күрүчеләрнең түбәндәге телефон буенча шалтыратуы сорала - 8 927 447 70 68. Чыганак:http://sntat.ru/proisshestviya/35371-v-kazani-pokhitili-3-letnego-malchika
-
Нефть 27 доллардан түбән төшкән
АКШта дөнья икътисады перспективаларына карата арткан борчулар, шулай ук финанс базарларында сакланган турбулентлык фонында, нефть бәясе яңа психологик мөһим билге - барреле 27 доллардан да түбән төшкән. Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә март фьючерслары котировкасы пәнҗешәмбе Мәскәү вакыты белән 8.00гә үзгәрмәгән диярлек һәм барреле 27,95 доллар тәшкил итә, дип...
-
Гөлназ Сираева артистларның киемнәрен сата (ФОТО)
Җырчы Гөлназ Сираева популяр артистларның киемнәрен интернет челтәрендә сата башлаган. "Күлмәкләр сату идеясе Яңа ел алдыннан киемнәрне җыештырганда барлыкка килде. Ун ел дәвамында шулкадәр күп кием җыелган! Аннан соң бер ел кимәгән киемне сакларга ярамый, дип тә әйтәләр. Күбесе бу идеяны хуплады, әмма үз киемнәрен сатырга теләмәүче артистлар да булды",...
-
Иске Куактагы фаҗигага кагылышлы тагын бер җинаять эше кузгатылган
Бу хакта республика буенча Тикшерү комитеты сайты хәбәр итә. Бу юлы җинаять эше Иске Куак авылы җирлеге башлыгы 57 яшьлек Йосыф Вәлиуллинга карата кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 293 маддәсенең 3нче часте буенча (ике һәм аннан күбрәк затның үлеменә китергән ваемсызлык) җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, фаҗига авыл җирлеге...
-
Яшь хатын урамда туңып үлгән
Ике арада низаг чыкканнан соң үзенә кунакка килгән 37 яшьлек ханымны сөяркәсе төн уртасында урамга куып чыгара. Бу хәл Түбән Кама районының бер авылында була. Хатынның үле гәүдәсен иртә белән очраклы кешеләр күреп ала һәм полициягә хәбәр итә. Ханым өшүдән үлгән дип фаразлана. Хәзер полицейскийлар тикшерү алып бара. Аның сөяркәсен...
-
Лениногорскида авыр җинаятьләр кимегән, мошенниклар саны арткан
Лениногорск хокук сакчылары үткән елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады. Эчке эшләр 2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча беренче категориягә керүчеләр арасында беренче урынга лаек булган. -Оператив хәл тотрыклы, уртак көч белән аеруча авыр һәм авыр җинаятьләрне, үткән ел белән чагыштырганда 25,7 процентка киметүгә ирештек. Тугыз кеше үтерү, (2014 елда -12), унике алдан...