21 март 2017 яңалыклары
-
Урдалыда Нәүрүзне бәйрәм иттеләр
Нәүрүз бәйрәмен карарга авылыбызның яше-карты җыелды бүген авыл мәдәният йортына, дип хәбәр иттеләр. Балалар Нәүрүз бәйрәмен котлап, матур-матур теләкләрне шигырьләр аша тамашачыларга җиткерде. Инде онытылып бара торган борынгы уеннарны сәхнәләштереп күрсәттеләр,биеделәр,җырладылар. Яз турында сынамышлар, табышмаклар әйтештеләр. "Учакта" ботка "пешереп" кунакларны сыйладылар, үзләре дә авыз иттеләр. Тамашачылар да бәйрәмгә буш кул...
-
Лениногорскида иң яхшы китап укучылар билгеләнде (фотолар)
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы 2017 елның иң яхшы, яшь укучысын билгеләү белән төгәлләнде. Конкурста катнашучылар китапны яратуларын, иҗади осталыкларын күрсәтте.Нәтиҗәдә, мәктәп укучылары арасында беренче урынга -Зеленая Роща авылы китапханәсе китап укучысы Варвара Потапова чыкты, икенче урында Шөгер балалар китапханәсеннән Алан Хәсәнов, өченче урында - Мордва-Кармалкадан Амур Тяховеев. Супер укучы...
-
Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе үтә
24 мартта 10.00 сәгатьтә Мәдәният сараеның 2нче катында эш урыннары ярминкәсе булачак. Анда шәһәр һәм район предприятиеләренең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашачак.
-
Лениногорскига көньяк-көнчыгыш районнарыннан ветеринар-санитар экспертлар җыелып, тәҗрибә алмашты (ФОТОЛАР)
Районыбыз җирлегендә көньяк-көнчыгыш районнарыннан ветеринар-санитар экспертлар җыелып, үзара тәҗрибә алмашты, бер уңайдан районда эшләүче сугым цехының эшчәнлеге белән танышып, кайбер эш моментларын үзебездә дә кулланырга кирәк дигән фикергә килделәр. Ветеринар-санитар экспертларга зур вазифа йөкләнгән. Алар туклану оешмаларына, мәгариф, сәламәтлек учреждениеләренә, сату нокталарына китүче ит, сөт продуктлары, балык, йомырка ише азык-төлек...
-
Илдар Халиков: Хөкүмәтнең төп максаты — банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару
Хөкүмәтнең төп максаты - банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген республиканың парламент утырышында шулай дип белдерде. "Кем гаепле, нәрсә эшләргә - бу сорауларга хокук саклау органнары җавап бирәчәк. Банклар банкротлыкка чыгуга бәйле бик күп сораулар бар. 2014 елның августында ук банкның хәлләре авыр икәне билгеле...
-
Лениногорскиның гаилә ансамбле - республика конкурсы лауреаты
19 март көнне башкалабыз Казанда "Музыкаль гаилә" III республикакүләм гаилә ансамбльләре бәйгесе үтте. Лениногорск музыка мәктәбе данын Биктимировлар гаилә ансамбле яклады (җит. Ф.М. Исхакова). Кәрим әнисе Ирина Альбертовна белән конкурсның III дәрәҗә лауреатлары булды. Котлыйбыз!
-
Лениногорскида “ТЕРЕ КЛАССИКА” конкурсы үтте
"Тере классика" Россиякүләм конкурсының муниципаль этабы 17 мартта 8нче мәктәпнең актлар залында узды. Анда 40 тан артык катнашучы җыелган иде. Бәйгедә район һәм шәһәрнең 6-10 сыйныф укучылары катнашты. Комиссия членнары карары буенча, конкурсның җиңүчеләре итеп 5нче мәктәптән 8нче һәм 10нче сыйныф укучылары, 10нчы мәктәптән 10нчы сыйныф укучысы, 8нче мәктәптән 7...
-
Бөгелмә-Лениногорск юлында авария
Республиканың МЧС сайты хәбәр итүенчә, кичә 20 март 18 сәг.40 минутта "Бөгелмә-Лениногорск" юлының 1нче километрында ике машина бәрелешкән. Сәбәпләре ачыклана.
-
Күрше шәһәрдә сөт пакетыннан үле җәнлек чыккан
Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә бер ханым кибеттән сөт сатып алган. Өйгә кайткач пакетны кисеп ачсалар, аннан үле тычкан чыккан. Бу хакта социаль төркемнәрнең берсендә язганнар. Фотода - "Вкусняево" сөт пакеты, эчендәге тычкан белән. Хәбәрне язучы кеше әлеге ханымның Алабуга сөт заводына хәбәр итүен әйтә. Әмма аннан әлегә җавап килмәгән. Сөтне...
-
Лениногорскилылар, Нәүрүз бәйрәменә килегез!
26 март көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында Нәүрүз бәйрәменә багышланган чаралар узачак. Программада: театральләштерелгән тамаша, Лениногорск районы территориясендә яшәүче милли диаспоралар һәм халык иҗат төркемнәре концерты, спорт ярышлары, балалар өчен уен мәйданчыгы эшлиячәк, атта йөрү каралган. Шулай ук бәйрәм ярминкәсе булачак. Башлана 11.00 сәгатьтә. Килми калмагыз! Язны бергәләп каршы алыйк!
-
"Җир сәгате - 2017" акциясендә катнашыгыз
25 марта с 20.30 до 21.30 состоится крупнейшая в мире экологическая акция «Час Земли-2017». Темой акции станет ответственное отношение человека к природе, слоган акции - «Меняй себя, а не планету», сообщает пресс-служба Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. Руководителям всех органов власти, органам государственной власти Республики Татарстан, предприятиям и...
-
Лениногорскилыларга һава торышы турында
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, киләсе тәүлек явым төшемнәрсез, әмма кайбер районнарда урыны белән томан булырга мөмкин дип хәбәр итә. 21 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә республикада иң түбән температура -4 -9 градус, аязган вакытта -10..-15 градус булачак. Көндез...
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
22 мартта 16.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итә. Адресы: Булгаков урамы, 1а йорт ( ЗАГС, монумент ягыннан керергә) Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11