21 апрель 2017 яңалыклары
-
Район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды
Мәдәният сараенда үткән Җирле үзидарә көнендә шәһәр һәм районның җирле үзидарә органнарының иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ЗАГС бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чын күңелдән коллегабызны котлап эшендә бары уңышлар һәм бәхет телибез, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегеннән.
-
Дәүләт Думасы балаларга мәгънәсез исем кушуны тыя торган канун кабул итте
Әти-әниләр хәзер балаларына Авиадиспетчер, Лексус, Князь яки Салат Латук исемнәрен куша алмаячак. Дәүләт Думасы өченче укылышта балаларга мәгънәсез, шулай ук саннар, ранглар, вазифа-титулларны белдерүче исемнәр кушуны тыя торган канун кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Шул ук вакытта ата-аналар балаларына ике фамилия бирә ала. Хәзерге вакытта өйләнешкәндә генә ике...
-
Мордва Кармалкада "Пизёлне" фольклор ансамбленең күрсәтмә концерты үтте (фотолар)
Кичә, 20 апрель көнне, районыбызның Мордва Кармалка авылында "Пизёлне" фольклор ансамбленең күрсәтмә концерты узды. Ул ансамбльгә "Халык" исеме бирүгә багышланган иде. Анда Республиканың Милли мәдәният үсеше үзәге директоры урынбасары Г.А. Габдрахманова, республиканың РЦРТК баш белгече Л.Г.Яфарова да катнаштылар.
-
Лениногорскида эш эзләүчеләр өчен ярминкә үтте (фотолар)
20 апрель көнне Лениногорскиның "Политехник колледж"ында Мәшгульлек үзәге чираттагы Эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Ярминкәдә 495 эш урыны тәкъдим ителде. 18 оешма вәкилләреннән эш урыннары турында тулырак мәгълүмат алу, резюме калдыру мөмкинлеге да бар иде. Эш эзләп 150 лениногорскилы килгән иде, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.
-
Бәйгебезгә тагын бер пар кушылды: Раил һәм Регина Гыйззәтуллиннар
Раил Иске Шөгердән, Регина Актаныш кызы. Алар Лениногорск педагогия училищесында укыганда танышалар. Регина Раилне армиягә озатып, кайтканын көтә. Өйләнешәләр. Җыр-моң сөюче гаилә булып бергә яшәүләренә тиздән 5 ел була. Кыз үстерәләр. Сез дә бәйгебезгә кушылыгыз! Фотоларыгызны zaman5@yandex.ru электрон адресына, шулай ук "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына юллагыз.
-
АСВ ВЫПЛАТИТ СТРАХОВОЕ ВОЗМЕЩЕНИЕ ПО БОЛЕЕ 421 ДОГОВОРУ ЭКС-КЛИЕНТОВ «ТФБ ФИНАНС»
Министерством экономики Республики Татарстан в рамках взаимодействия с клиентами ООО «ИК «ТФБ Финанс» были выявлены случаи расторжения договоров доверительного управления с направлением денежных средств на счета, открытые в ПАО «Татфондбанк». Об этом сообщает ИА «Татар - информ». Из-за отсутствия информации о статусе денежных средств, возвращенных в результате расторжения договоров доверительного...
-
Лениногорскилыларны ялларда нинди һава торышы көтә?
-
Лениногорск студенты математика буенча республикакүләм олимпиадада өченче булды
19 апрель көнне шәһәребезнең "Нефть техникумында" математика буенча республикакүләм олимпиада узды. Анда 45 һөнәри белем бирү оешмаларыннан I курс студентлары катнашты. Әлеге чара кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар, практик семинар, ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Олимпиадада катнашып, "Лениногорск нефть техникумы" студенты Айдар Загретдинов III урын яулады. Котлыйбыз!
-
Илсөя Бәдретдинова үзенең гаилә серен ача
Татар эстрада артисты Илсөя Бәдретдинова гаилә истәлекләре белән бүлешә. Җырчы хатирәләргә бирелеп, балачагы, әти-әнисе, апалары турында сүз кузгата. Гаиләдә өченче кыз булып туса да, әтисе аны гел малай кебек үстергән икән. Күрәмсең, бик тә малай булуын теләгәндер. Илсөяне әтисе малай булыр инде бу дип, өченче баласын көткән, әмма кыз туса...
-
Лениногорскиның Мәдәният сараенда "Без табигатьне сакларбыз" исемле шигырь бәйгесе узды
19 апрельдә Мәдәният сараенда мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында "Без табигатьне сакларбыз" дигән темага муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Көне буе барган бәйге барлык катнашучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга бик ошады. Чараны Наилә Тәлгать кызы Чубатова бик дөрес һәм тәртипле итеп оештырган иде. Безнең 11 нче гимназия укучылары бәйгедә бик теләп катнашты. Кече төркемдә...
-
Лениногорскида Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр (ФОТОЛАР)
Шәһәрнең Мәдәният сараенда Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чара районда беренче тапкыр оештырылуы белән үзенчәлекле булды. Киләчәктә дә традициягә кереп китәр дип ышанасы килә. Мәдәният сараена әлеге тармакта эшләүчеләр җыелды. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин котлады. Тырышып эшләгән, җирле үзидарә үсешенә...
-
Конкурсыбызга Шөгердән Хаҗиевлар гаиләсе кушылды
Роберт һәм Ләйсән Хаҗиевлар гаиләсе. Икесе дә Шөгердән, ике ел элек тормыш корганнар. Лениногорскилылар, сез дә конкурста катнашыгыз! Сездән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз! Фотолар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.
-
Лениногорскилылар, хәерле җомга иртәсе белән!