21 май 2017 яңалыклары
-
Дәүләт Советы депутаты Лениногорск районы хуҗалыгында сыерларны йөк машинасыннан бушату очрагына карата үз фикерен белдерде.
Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов Лениногорск районында сыерларны җәберләү очрагына карата үз фикерен белдерде. «Россиядә хайваннарны җәберләгән, мәсхәрә иткән кешеләрне җаваплылыкка тарта торган канун бар. Халык мондый төр җинаятьләр турында хәбәр итми, гариза язмый. Шуңа күрә бу закон эшләми дә. Аның кануны бар...
-
Башкортостан юлындагы һәлакәт нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән
Башкортостанның Туймазы районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле җәрәхәтләр алган, дип яза Интерфакс агентлыгы. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте якшәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Октябрьский-Имәнгол юлында Мәскәү вакыты белән 2:00 сәгать тирәсендә "Лада Калина" һәм "Ниссан" машиналары бәрелешкән. "Һәлакәт нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматлар...
-
Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелә
22 майда Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәте. Белгечләр көчле җил вакытныда электр челтәрләре, агачлар, щитлар, витрина һәм йорт кәрнизләре янында тормаска киңәш итә. Имгәнүләр булмасын өчен якындагы подъездларда яки подвалда яшеренергә кирәк. Әгәр һава торышы бозылган...
-
Якташыбызга мактаулы исем бирелде
Туган якны өйрәнү музееның милли мәдәният секторы мөдире Фәһимә Минязевага, Президент Рөстәм Миңнехановның указы нигезендә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелгән. Моңа ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен лаек булды, дип хәбәр ителә музей төркемендә. Аңа бүләкне муниципаль берәмлек аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов тапшырган.
-
Лениногорск районы балалар советы оешмасы беренче урын алды (ФОТОЛАР)
15-18 майда республика Костер үзәге базасында "Инициатива 2017" фестивале үтте. Анда безнең "Содружество" балалар иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә катнашып, призлы урын алып кайтты. Фестиваль кысаларында өч конкурс үтте. Лениногорскиның "Содружество" балалар район советы оешмасы "2017 ел активы" конкурсында беренче урын алды. "Минем Инициатива " конкурсында өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Сочига очсызга билетлар алырга ашыгыгыз
Русиянең 7 шәһәреннән Сочига ташламалы бәяләр белән очарга мөмкин. Бары 26 майга кадәр Сочига Казан, Уфа, Самара, Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск, Пермь шәһәрләреннән түбән бәядән самолет билеты сатып алып була, дип хәбәр итә "КрасАвиа" дәүләт авиакомпаниесенең матбугат хезмәте. Билет бәясенә һәр кешегә 20 килограмм авырлыктагы йөкне бушлай алып бару да керә....
-
Илсөя Бәдретдинова: "Менү бер нәрсә, югарырак менгән саен төшүе авыррак"
Илсөя Вконтактедагы төркемендә менә ниләр яза: -Безнең әни бәләкәй чактан ук аңлата иде... Һәрбер авырлыкны баскыч итеп күз алдына китер! Кайбер баскычны атлавы бииик авыр булыр...ләкин атларга кирәк! Атлый алсаң, күңелең түренә бер галочка куй! Димәк син молодец! Кайчан да булса менә шул галочкаларың зууур бер галкога әйләнер! Ул вакытта...
-
Тәмле салат ясыйбыз
Астан-өскә, араларына - майонез сыларга. 1 катлам - тавык рулеты (ысланган тавык) , 2 катлам - пекин кәбестәсе (туралган) , 3 катлам - шакмаклап туралган помидор , 4 катлам - шулай ук пекин кәбестәсе , 5 катлам - сыр (сырны салмасаң да була), 6 катлам - киптерелгән ипи . Салат...