21 июнь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида ике машина бәрелешкән
Бүген Шашин урамы белән Ленинградская урамнары чатында ике машина бәрелеште, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Фото һәлакәт урыныннан.
-
Лениногорск базарында яшелчә бәяләре
Помидорны базардан килограммын 100 сумнан алып 180сумга кадәр бәядән алырга була. Мәсәлән, Үзбекистаннан китерелгәне 120 сум, Шөгер, Юлтимердә үстерелгәне 130-140 сум тора. Зур алсу төстәге итләчләрен әзербайҗаннанныкы, диделәр. Алар иң кыйммәте-160-180 сум. Кыяр -50-60 сум Яңа суган - 35-50 сум Кабачки- 70-80 сум Кәбестә- 35сум Редиска - 100 сум
-
Лениногорск базарында кавын сата башладылар
Килограммы - 150 сум, Казахстаннан китергәннәр, диделәр.
-
Яшүсмер су коенырга киткән җиреннән кайтмаган
Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмерне эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр. Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Үсмерне эзләү шул ук...
-
Әлмәтле шәһәрдә әзерләнүче терактлар турында сөйләгән
Шушы көннәрдә коткаручыларга билгесез берәү шалтыратып, Әлмәттә әзерләнүче терактлар турында мәгълүмат җиткерә. Атап әйткәндә, ул "Панорама" үзәге янында ике кызның теракт әзерләвен әйтә. Тагын ике хатын-кызның шәһәр паркында планлаштыруын хәбәр итә. Соңрак полиция вәкилләре шалтыратучыны тоткарлый. Ул исерткеч эчемлек кулланган 63 яшьлек әлмәтле булып чыга. Хокук сакчылары шулай да ике...
-
Лениногорскилы туганы юбилеена бүләк итеп газетка яздырды
Тимәш авылында яшәүче даими укучыбыз Мария Савельева туганы Светлана Никитинаны "Заман сулышы" газетасына яздырды. Бүләк итеп. "Туган көненә менә дигән бүләк", - ди ул. "Заман сулышы" газетына һәм республика матбугат чараларына 25 июньгә кадәр язылырга мөмкин. Язылып калырга ашыгыгыз. Ярты елга язылу бәясе - 573 сум. Газетага өч айга бүлеп...
-
Татар теле студентларга өстәмә стипендия дә китерергә мөмкин
Мондый мөмкинлек милли мәгариф концепциясендә чагылыш тапкан Бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанда 2015-2030 елларга мәгариф концепциясе үсеше хакында фикер алыштылар. Әлеге концепция милли мәгарифне үстерү өлкәсендә стратегик документ булып санала. Күпмилләтле республикада милли мәгариф системасының нинди юнәлешләрдә үсүе, принциплары һәм гомуми юнәлешләре...
-
Подписка төгәлләнергә дүрт көн калды
"Заман сулышы" газетына һәм республика матбугат чараларына 25 июньгә кадәр язылырга мөмкин. Язылып калырга ашыгыгыз. Ярты елга язылу бәясе - 573 сум. Газетага өч айга бүлеп яки ай саен да язылырга мөмкин. Өч айга язылу бәясе - 286 сум 50 тиен сум, 1 айлык бәясе - 95 сум 50 тиен.
-
Чыгарылыш кичәсен уздыруны тыймакчылар
Татарстанның Дәүләт Советы өлкән сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсен уздыруны тыярга тәкъдим итә. Депутат Ирина Бакова һәм профсоюзларның республика оешмасы рәисе Юрий Прохоров мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча республика парламенты комитеты утырышында белдергәннәр. Алар фикеренчә, чыгарылыш кичәсен әти-әниләр оештыра. Баерак әти-әни кыйммәтрәк банкет ясарга тырыша, калганнар мондый кичәдән баш...
-
Лениногорскилылар, игътибар! Эсседә инфарктан сакланыгыз!
Көннәр эссе булу аркасында халык арасында миокард инфаркты очраклары арткан. Узган атнада ашыгыч ярдәм хезмәте Казанда 8 меңнән артык чакыру кабул иткән. Йөрәк авыруларыннан зарланып табиб чакыртучылар алдагы атна белән чагыштырганда 15кә арткан. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы эссе көннәрдә, аеруча ураза тотучыларга сак булырга киңәш итә. Ашыгыч ярдәм хезмәтен "03",...
-
Бер көндә 6 бала үлгән!
88 сабыйның гомерен саклап кала алганнар. Кичә Россия юлларында 455 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 59 кеше үлгән, 582 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Кызганыч, әмма алар арасында сабыйлар да бар. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскилыларны июль аенда өстәмә ял көне көтә
5 июль көнне Ураза гаете билгеләп үтеләчәк Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президентының "2016 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләү турында"гы указы белән 5 июль көнне Ураза...
-
Татарстан синоптиклары эссе көн һәм яшенле яңгыр фаразлый
21 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада янә эссе көн һәм яшенле яңгыр көтелә. Синоптиклар фаразларына караганда, 21 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, яшенле яңгыр вакытында...
-
Прокуратура җәйге балалар лагерьларын җентекләп тикшерү эшенә кереште
Татарстанда республика прокуратура йөкләмәсе буенча барлык балалар лагерьлары да тикшерелә башлады. Әлеге эшкә 14 баланың гомерен өзгән Карелиядәге фаҗигадан соң керештеләр. Иң зур игътибар балаларның ялын сулыкларда оештыруга, ял урыннарына хезмәткәләрләр туплау, янгын куркынычсызлыгының үтәлүенә биреләчәк. Тикшерү ике этаптан торачак. Беренчесе 3 июльгә кадәр дәвам итсә, икенче этап 5 сентябрьгә...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!