21 август 2015 яңалыклары
-
Людмила Аланлы: Лениногорск - якын ул миңа (фикер)
- Минем газиз районым ул Лениногорск. Мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлау белән, Лениногорскига педучилищега укырга кердем. Дүрт ел белем алган дәвердә шәhәрне тагын да ныграк яраттым, башкалардан яшелрәк, матуррак дип таныдым. Лениногорскида туганнарым, дусларым, мине укыткан хөрмәтле педучилище укытучылары, шуңа якын ул миңа. Яшәгән шәһәрем Әлмәт турында шактый күп җыр иҗат...
-
Иртәгә Лениногорскида Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов социаль объектлар ача
Шимбә көнне Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәребездә узачак юбилей тантаналарында катнашачак. Ул көнне бик күп социаль объектлар, шул исәптән өр-яңа парк та ачыла. 14 августта Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г.Тукай исемендәге китапханә ачты. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов...
-
Лениногорскида тагын бер күпер барлыкка килде
Аны "Яшьлек" спорткомплексы каршындагы яңа паркка куйдылар. Исегезгә төшерәбез әлеге парк иртәгә ачыла, велосипедчылар төрле трюклар да күрсәтәчәкләр. Башлана 11.00 сәгатьтә.
-
Кичәге авариядә үлгән ике бала лениногорскилы булып чыкты
Кичә Миңнебай-Әлмәт юлындагы авариядә һәлак булучы балалар, чыннан да, лениногорскилылар булып чыкты. Иске Шөгернеке Тәбрис абый белән Чия апа әлеге һәлакәттә үзләренең 15 яшьлек кызларын һәм 10 яшьлек улларын югалтты. Социаль челтәрләрдә бу хакта бик күпләр үзара фикер алышты. Алар кемнәр булган соң? дигән сорауга Шөгер авыл җирлеге башлыгы Надежда...
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итәчәк
24 август көнне "Бердәм Россия" партия бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Куйбышев урамы, 21 нче йорт), сәгать 11.00дән гражданнарны республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11