Гафу итә алырсызмы әни, әти…
Түр өйдә тыныч кына телевизор карап утырган Сания кинәт кенә кычкырып җибәрде: – Кызым, тиз генә монда чык! Тиз чык! Әнисенең юкка-барга чәбәләнмәгәнен белгән Рәзинә, онлы кулларын да сөртмичә, йөгереп керде. – Нәрсә булды, әни? Берәр җирең авыртып киттеме әллә?