21 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Гаджетларны вакытыннан алда эштән чыгаруга китерүче 12 ХАТА
Еш кына без телефоннарны ясый белми башладылар, дип зарланабыз. Ә бит барысына үзебез гаепле икән. Кирәкмәгән вакытта утка куябыз, сак тота белмибез... Телефон, планшет, ноутбукларыгыз озакка чыдасын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз. 1. Телефоныгызның зарядкасы 10-20 %ка төшкәч кенә утка тыгарга кирәк. Искә төшкән саен электрда торган телефонның аккумуляторы тиз...
-
“Изаура” да алтмышка җиткән (фото)
Без мәктәптә укыганда телевизордан "Рабыня Изаура" фильмын күрсәтә башладылар. Зур вакыйга булды ул. Кайбер көнне, безнең телевизор начар күрсәтә дип, күршеләр дә керә, бик күңелле була иде. Фильмны көн саен көтеп алып, елый-елый карадык. Ул көннәрдән соң 30 еллап вакыт үткәнгә "Изаура"ның эчтәлеге дә онытыла башлаган иде, беркөнне программа журналларының...
-
Лениногорск гимназиясендә зур гаилә бәйрәме үтте (фотолар)
Учагында утыны янса, димәк, ул җылы тарата. Гаилә дә нәкъ шулай. Психологлар да бит гаиләне "психологик сыену урыны" дип атый. Агачны яфрак бизәгән кебек, гаиләләрне аның мәрхәмәтле балалары бизи. Моның ачык мисалы булып, гимназиядә үткән кичә тора. Беркөнне бездә "Гаилә ул - җылы учак" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Ә артистлары...
-
Лениногорск пенсионерлары иң зур Коръәнне күреп кайттылар (фото)
Район һәм шәһәр ветераннар советы Россия ветераннар берләшмәсенең җирле бүлекчәсе белән берлектә пенсия яшендәгеләр өчен Болгар шәһәренә экскурсия оештырырга булганнар. Әлеге тәкъдимнән баш тартып буламы инде?! Алдан ук барасы көн хәбәр ителде һәм юлының ераклыгы турында аңлатылды. Менә без билгеләнгән вакытта иртәнге биш тулганчы ук ветераннар советы янында басып торабыз....
-
Районда референдум узды: 80 процент халык тавыш бирде
20 ноябрьдә районның 24 авылында референдум узды. Халык үзара салымны нинди кирәкләргә тотарга дигән сорауга фикерен белдерде. Референдум нәтиҗәләренә карап, үзара салымны авылларда юл салу, зират, чишмәләрне чистарту, урам утларын карау, территорияне яшелләндерүгә тотарга мөмкин булачак.
-
Доллар тагын кыйммәтләнә
Русиянең зур банклары экспертлары Яңа ел тирәләренә рубль очсызланачак дип кисәтәләр. Алар фикеренчә, ел азагына доллар 65-69 сумга җитәргә мөмкин. Моңа нигездә дүрт сәбәп тәэсир итәчәк ди экспертлар: нефть бәясе арзанаю, АКШның федераль резерв системасы ставкасы артуы, Русиянең тышкы бурычын кайтарыр вакыты җитү һәм Америка президентын сайлау. Дөрес, доллар 2014...
-
Лениногорскида балалар хокукын яклау көне уңаеннан чара узды
Бөтенроссия балалар хокукын яклау көне кысаларында узып 19 ноябрь көнне Лениногорск районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуда сүз балигъ булмаган балаларның хокуклары һәм бурычлары турында барды. Укучылар үзләренең хокуклары ничек һәм ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыкларга тырыштылар.
-
Бердәм дәүләт порталы аша түләгәндә 30%ка кадәр ташламалар ясалачак
Киләсе елдан бердәм дәүләт порталы аша дәүләт пошлиналары түләгәндә 30%ка кадәр ташламалар ясалачак, дип хәбәр итә "Российская газета". Халык арасында киң кулланылыш алган чит ил паспортына түләү һәм автомобильне исәпкә кую хәйран арзанга төшәчәк. Дәүләт хезмәте бәяләрен физик затлар өчен генә түгел шулай ук эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен дә...
-
Лениногорскилы кафега бомба куелган дип хәбәр иткән
Шушы көннәрдә берәү эчке эшләр бүлеге дежур частена шалтыратып шәһәрдәге "Суаре" кафесына бомба куелган, дип хәбәр иткән. Тик тикшерү төркеме анда бернинди дә куркыныч булуын ачыкламаган. Ялган хәбәр таратучыга карата җинаять эше кузгатылган.
-
Лениногорскилылар, суыклар йомшара
Гисметео фаразларына караганда, суыклар китәргә ашыкмаса да, йомшарачак. Буген төнлә һәм иртәгә иртән Лениногорскида һава температурасы -12 - 10 градус, 22 ноябрь көндез -8 -10 градус булачак. 23 ноябрь көндез -6 градуска гына калачак дип хәбәр итә Гисметео сайты.
-
Автомобиль һәм мотоциклларның номерларын алыштырырга тәкъдим итәләр
Эчке эшләр министрлыгы әлеге транспорт чараларына яңа үрнәктәге номерлар кертергә тәкъдим иткән. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасы фәнни-тикшерү үзәге номер билгеләре өчен дәүләт стандартының яңа редакциядәгеләрен эшләүгә керешкән. Мототехниканың номер үлчәме кечерәячәк, кайбер категориядәге автомобильләр махсус номер билгеләре алачак икән. Әлеге стандартларны раслау 2018 елның октябренә планлаштырылган. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскилылар өчен 21 ноябрьгә Йолдызнамә
Овен Сегодня не следует идти на риск и действовать под влиянием внезапного импульса, особенно если вас к этому кто-то склоняет. Вами могут просто манипулировать. Если же придется действовать, то не забывайте включать свою фантазию, подходите к вопросу творчески. Это подходящее время для того, чтобы закрутить интрижку, восстановить отношения или просто...