21 декабрь 2014 яңалыклары
-
Лениногорск укучысы Кырымда ял итәргә сертификат алды
Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык укучы Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. "Татнефть-Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык...
-
Лениногорскилылар диспансеризация үткәнме?
Шәһәр һәм авылда яшәүче халыкның бер төркеме быел диспансерлаштыру, дип кайнады. Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Розалия Зарипова сүзләренчә, хәзерге вакытка аны үтәргә тиешлеләрнең 84 проценттан артыгы узган. - Диспансерлаштыру - ул профилактик медицина тикшеренүе һәм 21 яшьтән башлап һәр кеше аны 3 елга бер мәртәбә үтә. Быел шәһәр...
-
Рөстәм Миңнеханов акча алышыну хакында
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуында, финанс яктан катлаулы хәлгә карамастан, Татарстанда гамәлдә булган социаль программалар үтәлеп килүенә игътибарны юнәлтте, дип хәбәр итә "Татар - информ" сайты. Республика башлыгы әйтүенчә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү федераль программасы белән бәйле берникадәр авырлыклар бар-барын,...
-
29 декабрьдә мәктәпләрдә кышкы каникул башлана
Бу турыда фән һәм мәгариф министрлыгы сайты хәбәр итә. Республика мәктәпләрендә кышкы каникул 29 декабрьдә башлана һәм , ике атна дәвам итеп, 11 гыйварда тәмамланачак. Балалары белән бергә ата-ана да ял итә алачак, чөнки 1-11 гыйнвар республикада ял көне буларак игълан ителгән. Сайтта закон буенча, кайчан каникулга китәсен һәр мәктәп...