21 декабрь 2015 яңалыклары
-
Яңа ел бүләге сайлаганда берничә киңәш
Яңа елга нәрсә бүләк итәргә дип киңәш биргәнче, яңарак кына Deloitte компаниясе уздырган сораштыруларның нәтиҗәләре белән таныштырыйк. Иң көтелгән бүләкләр арасында беренче урында акча тора, алга таба ирләр белән хатын-кызларның теләкләре аерыла. Акчадан кала ирләр бүләккә смартфон яки компьютер, гүзәл затлар парфюмерия яки сәяхәткә юллама көтә. Уйланырга без сезгә «азык»...
-
Лениногорск кибетләреннән “фанфурик” алынган
Лениногорскиның берничә кибетендә "фанфурик"лар сатылуы ачыкланган, кулланылыштан 853 шешә алынган. - "Султан" кибете, Лениногорск; - «Миләш», Шөгер; - «Исток», Шөгер; - «Бытовая химия» кибете, Тимәш; - «Ак каен» кибете, Лениногорск; - «Курай» кибете, Тимәш. Гражданнарны уяу булырга чакырабыз. Спиртлы төнәтмә, лосьоннар белән сату итүне ачыклаганда, хәбәр итүегезне үтенәбез:Лениногорск шәһәре, Гагарин...
-
Иртәгә тагын җылыта, яңгыр явачак
Нинди кыш булды бу, көннәр суытты, кар яуды, дип шатланырга да өлгерми калдык: иртәгә тагын җылыта. Синоптиклар фаразлавынча, Лениногорскида иртәгә +1 градус җылы булачак, иртәнге якта җепшек кар яуса, көндез ул яңгырга әйләнә. Алдагы көннәрдә дә җылы булачак, юеш кар, яңгыр явуы да ихтимал. Атна ахырында гына бераз суытачак.
-
Фәрит Шаһиәхмәтов «Татмедиа» АҖ генераль директоры вазифасыннан китте
Ул «Татспиртпром» ААҖнең техник директоры итеп билгеләнде. Фәрит Шаһиәхмәтов «Татмедиа» АҖ генераль директоры вазифасыннан китте. Ул бүген «Татспиртпром» ААҖнең техник директоры итеп билгеләнде. "Татспиртпром" АҖ яңа топ-менеджерының төп эш юнәлешләренең берсе - компаниянең җитештерү һәм техник үсеш мәсьәләләре. Фәрит Шаһиәхмәтовнең бу юнәлештә шактый тәҗрибәсе бар:"инженер-механик" белгечлеге буенча уку йортын тәмамлагач,...
-
"Алтын барс" сынын кемнәр алуы билгеле булды
19 декабрь көнне Казанда "Татар җыры - 2015" фестивале узды. Быел ул уналтынчы тапкыр үткәрелә, "Кая гына барсам да, күңелемдә - туган җирем" дигән девизга нигезләнгән булган. Быел халыкчан җырлар күп иде, диләр тамаша кылучылар. Менә алар, "Алтын барс" сынына ия булучы җырчылар: "Иң яхшы альбом" (ир-ат җырчылар арасында) номинациясе...