22 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова әллә икенче бала алып кайтырга уйлап, бишек җырлары башкара
Җырчы Илсөя Бәрдретдинова бу юлы тамак төбеннән калын итеп башкарган җыры белән түгел, ә бишек җыры белән тамашачасын сөендерә дә, шаккатыра да. Тавышы нечкә, күңелгә ятышлы итеп башкарылган җырның видеосына, шунда ук мактау һәм соклану сүзләрен язучылар, яратып тыңлаучылар да табылды. «Бу бишек җырын тыңларга бер нәни кыз телим үзегезгә!...
-
Аз керемле гаиләләрне бушка ашатачаклар
Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә аз керемле гаиләләр өчен сәламәт ризыклар тәкъдим итә торган ашханә ачарга уйлый. Ашау түләүсез булачак. Әлеге тәкъдим 2025 елга кадәр исәпләнгән сәламәт яшәү рәвешен булдыру стратегиясендә урын алган, дип яза ТАСС. Стратегияне эшләүчеләр фикеренчә, бу чара күп кенә авырулардан үлем-китемне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Үлү очракларының...
-
Лениногорскиның түбән сулыгында тимераякта шуарга мөмкин (фотолар)
Узган ел үзгәреш кичергән шәһәребезнең түбән сулыгында шугалак бар. Үзеңнең тимераягың белән килеп шусаң, сәгатенә 50 сум түлисе. Шулай ук прокатка да алырга була. Бер сәгате - 100 сум. Ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук балалар да төрле размерлары бар. Анда эшләүче апа шугалак төнге сәгать 10га кадәр эшли, диде. Ял...
-
Татарстан Президенты республика районнары һәм башкарма комитетлары башлыкларына соңгы кисәтү ясады
Татарстанның барлык социаль төзелеш программалары формалашкан. Хәзерге вакытта проект документлары, җитешсезлек ведомостьлары һәм сметаларны әзерләү эшләре алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Республиканың барлык районнары белән видеоконференция рәвешендә үткәрелгән киңәшмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек...
-
Elvin Grey тагын Лениногорскига килә
Elvin Grey псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юлъякшин концерт белән янә Лениногорскига килергә җыена. Көз аенда ул Мәдәният сараенда чыгыш ясаган иде, концертында халык бик күп булган. Тамашачылар соравы буенча 6 февральдә Мәдәният сараенда ул өстәмә концерт куячак. Аның иҗатын үз итүчеләргә билетлар алырга соңга калмагыз, диясе килә
-
Горчица белән бик ансат гайморит һәм тамак авыртуны дәваларга мөмкин
Тамак авыртканда бер чәй кашыгы тозга бераз гына лимон согы, бер чәй кашыгы бал, ярты чәй кашыгы горчица һәм 100 мл җылы су салабыз. Шуның белән көнгә берничә тапкыр тамакны чайкатабыз. Гайморит булганда, томау төшкәндә тукыма кисәген кайнар суга манып алып, аңа коры горчица салабыз да борынга куеп торабыз. Кулланыр...
-
Лениногорск нефтьчеләре узган елга нәтиҗә ясады
Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының үткән елга нәтиҗә ясау һәм быелга бурычлар билгеләү буенча йомгаклау конференциясе булды. Ул нефть техникумының актлар залында узды. -2016 елга нәтиҗә ясап шуны әйтеп була: гомумән алганда, идарә өчен ул уңышлы булды. Коллектив тарафыннан 3 млн 300 тонна нефть табылды. Бу аннан алдагы ел белән...
-
Киемдәге тапларны бетерүнең берничә ысулы
Моның кирәге чыгуы бар. Үзегезгә саклагыз
-
Лениногорскиның Каран авылында янгын
Кичә кичке дүртләр тирәсендә Югары Каран авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәч мунча януы билгеле була. Янгын биш тулып 14 минут үткәч сүндерелә. Әмма 40 квадрат метрлы мунча тулысынча янып бетә. Янгын сүндерүдә 20 кеше катнаша. Бу турыда МЧС РТ сайты хәбәр итә Фото -вакыйга урыныннан