22 февраль 2016 яңалыклары
-
Бәйрәм өстәленә әзерләгез, вак бәлеш
Бер вак бәлешкә: он 55г, йомырка 5г, сары май 5г, сөт 10г, су 15г, шикәр комы 2г, тоз 1г. Эченә: сыер ите 45г, дөге 11г, башлы суган 15г, сары май 15г, тоз, борыч. Әче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Бәлеш эче өчен дөге...
-
Хөрмәтле лениногорскилылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, армия сафында хезмәт итүчеләр!
Сезне батырлык һәм хәрби дан бәйрәме- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм элек-электән Ватанны саклаучыларның батырлыгы, илебез билгесе булып тора. Бу көнне аеруча да Бөек сугыш ветераннарына, хәзерге вакытта намус белән хезмәт итүче, чыдамлык һәм ныклык күрсәтүче ир-егетләребезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм Лениногорскилылар илебезнең иминлеген һәм тынычлыгын, аның хәвефсезлеген тәэмин...
-
Фура машинасы юлдан төшеп киткән
Казан-Ульяновск трассасында, Буа районы Фролово авылы яныннан ерак түгел, Мәскәү өлкәсеннән хәрәкәт итә торган фура юл астына төшеп киткән. Йөртүче үзе генә булган. Бәхеткә, йөк төялгән машина әйләнмәгән, юлдан төшеп кенә киткән. Чыганак: "Интертат ру" сайты
-
16 яшькә кадәр ярамый!
Тиздән илдә иртә өйләнүне тыя торган закон пәйда булырга мөмкин. Гаилә коруның рөхсәт ителә торган чиген дә билгеләгәннәр. Яңалык тәкъдим итүчеләр фикеренчә, иртә өйләнү - бозыклык билгесе. Әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә бар, билгеле. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илнең 17 төбәгендә 14 яшьтән өйләнергә рөхсәт ителә. Мәсәлән, Түбән Новгород, Орел,...
-
Мамадыш районында кызның кулын сорарга ак атка атланган принц килгән (+фото)
Оксана Гарипова үзе Казан шәһәреннән. Ул егете Костяның Гашыйклар төнендә шундый үзенчәлекле бүләк ясавына бик сөенгән. Алар бергә укыганнар, бер ел очрашып йөргәннәр. Оксана ак атка атланган принцка кияүгә чыгарга ризалык биргән. Чыганак: http://www.mamadysh-rt.ru/obshchestvo/item/14025-v-mamadyshskom-rajone-za-rukoj-i-serdtsem-devushki-priekhal-prints-na-belom-kone-video
-
Казан кешесенә Лениногорск фатирында ни калган?
1992 елгы ир-егет (Казаннан) шәһәрнең Чайковский урамындагы 20нче йортка әйберләр урларга керә. Тик нияте барып чыкмый, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Җинаятьчегә карата эш ачылган. Чыганак: http://leninogorsk-rt.ru
-
Түбән Чыршылылар дәррәү кубып, спорт бәйрәме уздырган (ФОТОЛАР)
Бәйрәм көнендә Түбән Чыршылы авылында спорт чарасы булып узган. Төрле ярышлар үткән, ярышканнар, җиңгәннәр, бүләкләр алганнар. http://vk.com/id202238444 фотолары
-
Алимент түләмәүчеләрне мәҗбүри эшләтәләр
Чаллыда бер ир-атны машина йөртүдә чикләүләре булганга тоткарлыйлар. Җитмәсә, аның алимент түләмәгәнлеге дә ачыклана, дип яза "Интертат ру" сайты. Судта әлеге ир-атка 40 сәгать мәҗбүри эшләргә дигән карар чыгаралар. Якын арада ул шәһәр урамында кар чистартыр, дип көтелә. Ел башыннан республикада суд приставлары шундый эчтәлектә 250 карар чыгарган.
-
Айдар Галимов: "Бөтенләй бушка эшлим"
Җәмәгать, 2011 елда Айдар Галимов депутат булды бит. Череп баеп беткәндер инде. Айга ничә миллион ала икән? Тукта, шалтыратып депутатыбызның хәлен белим әле. - Айдар, кайсы комитетта эшлисең? - Сәламәтлек саклау, социаль мәсьәләләр, ветераннар эшләре буенча комитетта. - Акчаңны сорамыйча түзә алмыйм, күпме аласың? - Бөтенләй бушка эшлим. Даими депутат...