22 март 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида Газинур Гафиятуллин истәлегенә йөзү ярышы
"Юбилейный" бассейнында Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин истәлегенә багышланган йөзү ярышы старт алды. Ул ике көн дәвам итәчәк. Утыз җиденче тапкыр уздырылучы әлеге ярышка Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән, Җәлил, Актүбә поселокларыннан килгән ун команданың яшь йөзүчеләре төрле дистанцияләрдә көч сынаша. Җиңүчеләр Яшьләр, спорт эшләре һәм туризм идарәсенең бүләк...
-
Олимпиадаларда җиңгән Лениногорск районы укучыларын котладылар
2012-2013нче уку елында Лениногорск районыннан 2 меңгә якын бала төрле олимпиадаларда катнашкан. Шуның 55е - җиңүче һәм приз ияләре булган. Әнә шул укучыларны Иске Шөгер мәдәният йортында тантаналы рәвештә котладылар. Әлеге чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев, Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин, авыл укучылары, укытучылар...
-
Лениногорск хакимиятендә котыру чире буенча комиссия утырышы узды
Шәһәр һәм районда кыргый җәнлекләрнең, хайваннарның котыруы белән бәйле хәл киеренке булып кала. Бүген хакимияттә үткән киңәшмәдә төп сүз шул турыда барды. Узган ел районда 296 кеше хайваннардан зыян күргән булса, быел андыйлар -17. Роспотребнадзор идарәсенең Лениногорск территориаль бүлеге ^ёлтёч-эксперТы Фәния Миңнебаева сүзләренчә, узган ел 4 төлкедә андый вирусларның булуы...
-
Лениногорскилылар игътибарына!
Цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек уңаеннан, "Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге" Лениногорск радиотелеүзәк мачтасына антенналар системасын урнаштыру эшен төгәләәргә җыена. Шул уңайдан, җиһазлары радиотелеүзәктә булган барлык телерадиокомпанияләрнең тапшырулары 1 апрельдән 25 майга кадәр, (искәрмә булып, ял көннәре һәм 1 - 5 һәм 9 - 12 май аралыгындагы бәйрәм көннәре тора) 8.00дән...