22 март 2017 яңалыклары
-
Балага акчаны ничә яшьтән бирергә?
Балага акча бирергә ярыймы? Аны ничә яшьтә бирергә? Күпме бирергә? Бу сораулар күп кенә яшь әти-әниләрнең төн йокыларын качырадыр, мөгаен. Иң беренче балага акчаны нинди максат белән бирергә теләвегезне ачыкларга кирәк. Кемдер баласының кечкенәдән үк акчаны дөрес тотарга өйрәнүен, яшьтәшләреннән калышмавын яки яхшы билгеләр һәм үрнәк тәртип өчен бирергә телидер....
-
Лениногорск укытучысы "Ел укытучысы-2017" конкурсы лауреаты
Шәһәребезнең 12нче лицей башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Юртаева "Ел укытучысы-2017" конкурсы республика этабы лауреаты. Бәйгенең соңгы өлеше Казанда узды. Биш көн дәвамында Татарстан мәктәпләреннән килгән иң көчле 40 укытучы ярышты. Шулар арасында лениногорскилы Ирина Юртаева финалга үтеп, лауреат булды.
-
Лениногорскилылар, нәрсә ашаганыгызны беләсезме?
Бүген Русия кибетләрендә сатыла торган сөт ризыгының дүрттән бере сыйфатсыз икән. Россельхознадзорның лаборатор тикшеренүләре аларның составында үсемлек майлары, бигрәк тә пальма мае күп дип тапкан. Монда сүз нигездә чагыштырмача арзанлы бәядә сатылучы эремчек-каймаклар, сыер мае турында бара. Ни кызганыч, бәяләренә кызыгып, бүгенге кризис чорында халык нәкъ менә шуларны ала. Кайбер...
-
Шөгер Халык театры сезонны башлап җибәрде
17 нче март көнне Шөгер халык театры 46 нчы сезонын Әмир Камалиевның (Аманулла) "Итәкле кияү" дип исемләнгән 2 пәрдәлек комедиясе белән ачып җибәрде. Спектакльнең эчтәлеге бик кызыклы, актуаль, юмор хисе белән сугарылган. Сәхнәдәге вакыйгалар, персонажлар шулкадәр тормышчан, шулкадәр бүгенгечә, алар арасында кайбер тамашачы үзен күреп көлә сыман. Спектакль тамашачыны көләргә...
-
Лениногорскилылар, депутат онлайн кабул итә
27 мартта 13.00 сәгатьтә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров онлайн кабул итәчәк. Һәр татарстанлы депутатка соравын бирә ала. Моның өчен 24 мартка кадәр info@vverh-tatarstan.ru адресына сорауны юлларга кирәк (исем-фамилиягезне, кайда яшәгәнегезне язырга онытмагыз). Сорауларны шулай ук онлайн-режимында да бирергә мөмкин булачак. Кабул итүне онлайн-трансляцияләү "Вверх" порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм "Бердәм...
-
Лениногорскида йорт янган
21 март көнне 19 сәгать 29 минутта "01" телефонына шәһәрнең Карл Маркс урамындагы бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, өйнең түбәсен ут камап алган була. Нәтиҗәдә өй эче тулаем янып беткән, өлешчә түбә ишелгән. Зыян күрүче юк. Янгын мәйданы 60 кв. метр тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе:...
-
Пенсия арта
1нче апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка индексацияләнә. Бу карарны Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Пенсияләрне апрельдән индексацияләү тәкъдиме белән 28нче февральдә Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыккан. Коэффициентны 2016нчы елда (8081 сум) һәм 2015нче елда (7965 сум) пенсионерның яшәү минимумы мәгълүматларына нигезләнеп билгеләгәннәр. http://shahrichalli.ru/
-
Лениногорскилылар, игътибар! Әйләнеп үтәргә туры киләчәк
23 мартта иртәнге 9 дан 17.00 сәгатькәчә Письмянка-Ватан тимер юлын аркылы чыгу урынында ремонт эшләре алып барылачак. Автотранспорт Яңа Чыршылы торак пункты аша әйләнеп үтәргә тиеш булачак.
-
Лениногорск каратисты Европадан өченче урын яулап кайтты
18 мартта Берлин шәһәрендә (Германия) Киосинкай каратэ буенча Европа беренчелеге узды. Ярышларда 24 илдән килгән 560 спортчы көч сынашты. Россия җыелма командасы составында Лениногорск егете Тимур Ризатдинов (тренеры Фуркат Джумабаев) та катнашты. Үз авырлык категорясендә Тимур III урын яулады. Котлыйбыз!
-
Татарстанда хезмәт хакы арткан
2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 процентка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 процентка кимегән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында тоткан хисабында республиканың Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән....
-
Лениногорск балалар китапханәсе 7нче мәктәп укучылары белән Нәүрүз бәйрәме үткәрде (фотолар)
Бәйрәм чарасы 20 мартта Г.Тукай урамындагы аллеяда узды. Бәйрәмгә Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш килгән иде. Балалар өчен төрле уеннар, ярышлар оештырылды. Чараның кульминациясе Кыш белән Нәүрүзбикәнең көрәшүе булды. Балалар барлык уеннарда актив катнашты, табышмаклар чиште, биеде. Шулай шатланышып язны каршыладылар.
-
Лениногорск ЗАГС бүлегендә "Гаилә" дәресе узды (фотолар)
20 март көнне шәһәребезнең ЗАГС бүгендә "Ихлас" мәчетенә йөрүче кыз өчен "Семьеведение" дәресе уздырылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова кызларга гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим булуы, хатын-кызның гаиләдәге ролен, акыллы хатын һәм балаларын яратучы ананың нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук әңгәмә барышында гарәп телендә язылган метрик кенәгәләр...
-
Лениногорскилыларга 22 мартка Йолдызнамә
Овен: Овнам сегодня непреодолимо захочется начать новую страницу своей биографии. Крупные перемены вы решите осуществить с наведения порядка в своей душе. Главный вопрос, который будет вас сильно тревожить - действительно ли вы счастливы в нынешних отношениях или пора их завершить? Телец: Тельцам 22 марта будет мешать излишний консерватизм. Симпатичная особа,...