22 март 2018 яңалыклары
-
Татарстанда Алексеевск – Әлмәт түләүле автомагистрале барлыкка киләчәк
Юл Кичү һәм Кичүчат авыл җирлекләре территорияләре буйлап узачак. (Казан, 22 март, "Татар-информ").Татарстанда Алексеевск - Әлмәт түләүле автомагистрале территориясен планировкалау буенча документацияләрне эшли башлаячаклар. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов имзасы белән тиешле карар Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылган. Проект "территорияне тотрыклы үстерүне тәэмин итү максатыннан" башкарылырга тиеш....
-
Шөгер мәктәбенә бадминтон уйнау кирәк-яраклары бирделәр
Шөгер мәктәбенә кунаклар килде, алар бадминтон уйнау кирәк-яраклары бирделәр, мәктәп укучыларының да, укытучыларының да төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясавын теләделәр. Кунаклар - башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Лениногорскида бадминтон федерациясе фонды директоры Олег Гәрәев иде.
-
Гөлләр наз ярата - лениногорскилыларга файдалы киңәшләр
Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар. *Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе ңәм ком салыгыз. * Бүлмә гөлләренә артык күп су...
-
Дүрт балалы гаиләләр яшәгән йортларда янгын турында хәбәр итә торган җиһазлар куелачак
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, республикада шундый ике меңләп гаилә исәпләнә. Татарстанда күп балалы гаиләләр яшәгән йортларда һәм фатирларда янгын турында хәбәр итә торган махсус җайланмалар урнаштыру эше 2016 елда башланган иде. Сүз - 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр турында бара. Татарстан...
-
Медведев социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады. Бу хакта RT Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Индексация коэффициенты 1,029ны тәшкил итә. Индексация дүрт миллионлап пенсионерга кагылачак. Шуларның 3,1 млны социаль пенсия ала. Алдан "Татар-информ" социаль пенсияләрне индексацияләүгә бюджеттан 10 млрд сумлап акча бүленәчәк...
-
Лениногорск акробатчылары Бөтенроссия ярышларында катнашты
Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе акробатчылары Краснодарда спорт акробатикасы буенча узган Бөтенроссия ярышларында катнашты. Спорт мастеры программасы буенча катнаш парда Дарина Федорова (12нче лицей) белән Дамир Варисов (нефть техникумы) бронза приз иясе булдылар. 12нче лицей укучылары Андрей Хәйретдинов, Артем Иванов, Алина Аблиева (13нче мәктәп), Иван Храмов (6нчы мәктәп) спорт акробатикасы буенча...
-
Татарстанда яшәүче 36 яшьлек хатын кыз яңа туган баласын, капка салып, карга ташлаган
Татарстанда яшәүче 36 яшьлек хатын кыз яңа туган баласын, капка салып, карга чыгарып ташлаган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Гадәттән тыш хәл 15 февральдә Аксубай районының Татар Сөнчәләе авылында булган. 36 яшьлек хатын-кыз баласын өендә тапкан. Аның әйтүенчә, ул...
-
Бер фатирда... 20 мең кеше теркәлгән
Свердловск өлкәсе прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, Екатеринбург шәһәрендә яшәүче бер ир фатирында 20 меңгә якын чит ил кешесен теркәгән. Бу иргә карата җинаять эше кузгатылган, тикшерүчеләр аңардан сорау алган. Аның сүзләренә караганда, ул юридик хезмәт күрсәткән, фатирында 10 ел дәвамында 20 меңгә якын чит ил кешесен теркәгән. Әлбәттә, бушлай түгел... http://kiziltan.ru
-
Лениногорскилылар сайлауда катнаша ала, кайсы парк төзекләндерелергә тиеш? (фотоинструкция)
Сез шәһәр һәм район территориясендәге кайсы парк, яисә сквер беренчедән булып төзекләндерергә тиеш, дип уйлыйсыз? Бу турыдагы фикерегезне белдереп, сораштыруда катнаша аласыз. Күпчелек тавыш җыйган объектлар 2019 ел төзекләндерү планына кертеләчәк. Республиканың, шулай ук Лениногорск районының парклар, мәйданнар, яр буйлары, урамнары һәм башка мәйданнары төзекләндерү буенча онлайн-сораштыру - республиканың мәгълүматләштерү...
-
Районның "Ленин" хуҗалыгына яңа җитәкче билгеләделәр
"Ленин" хуҗалыгына (Федотовка авылы) яңа җитәкче билгеләделәр. Озак еллар, 1998 елның 16 мартыннан бирле хуҗалык белән җитәкчелек иткән Наил Госманович Галимов лаеклы ялга китте. Аграр предприятиегә яңа җитәкче - Фәнис Якупов билгеләнде. vk.com/album-14433294_101774359 фотосы
-
Татьяна Водопьянова хастаханәгә эләккән
Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова хастаханәгә эләккән. Бу хакта Татарстан профсоюзлары федерациясе матбугат хезмәте сәркатибе Ирина Пузакова хәбәр итте. "Татар-информ" язуынча, Татьяна Водопьянованы гипертоник криз аркасында хастаханәгә алып киткәннәр. Кичә түрәнең өендә тентү уздырганнар. Водопьянова янап акча алуда шикләнә дип язган идек. http://matbugat.ru/
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз: түбәләрдән кар төшә
Һава температурасы үзгәреп тору сәбәпле түбәләрдән кар төшә башлады. Өй кырыйларыннан, балкон аслрыннан үткәндә игътибарлы булуыгыз сорала. Шулай ук машина куйганда да сак булыгыз! Зилә Мөдәррисова фотосы
-
Умырзая өзмәгез...
Яз чәчәкләрен өзүчеләргә. сатучыларга һәм хәтта алучыларга да зур күләмдә штраф яный. Русиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы гражданнарны "Кызыл китап"ка кертелгән умырзаяларны өзәргә, сатарга һәм сатып алырга ярамавын искәртә. Яз чәчәгенең бер үсентесен өзгән өчен - 300 сум, ә алар үскән урыннарга зыян китерүчеләргә 1 гектар мәйдан өчен 450...
-
2020 елдан ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр билгеле
2020-2025 елларда актуаль һәм ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр исемлеге билгеле булды. Бу хакта бүген өченче Идел буе HR саммиты кысаларында узган "Идел буе регионының киләчәк һөнәрләре" матбугат конференциясендә сөйләделәр. Head Hunter консалтинг үзәге "Киләсе өч елдагы актуаль профессияләр" темасына һөнәрләр рейтингын анализлаган. "Хезмәт базарындагы иң өстенлекле өлкәләр булып нанотехнология, робот...
-
ТОРМЫШ – КИНО ТҮГЕЛ ЯКИ ИР БЕЛӘН ХАТЫНГА КАГЫЛГАН 38 АЧЫ ДӨРЕСЛЕК
- Башкалар кебек яшәп булмады... Таныш-белешләрегез, якыннарыгыз арасында кайвакыт шулай дип әйтүчеләрне ишеткәнегез бармы сезнең? Үкенеп, үртәлеп, моңсуланып, ә кайвакыт - кызыгып, көнләшеп... Минем өлкән яшьтәге бер танышып бик еш әйтә бу сүзне. «Башкалар кебек - ничек ул?» - дип сораганым бар аптырап. - Киноларда күрсәткән парлар кебек... Яратышып, бер-береңне...