22 апрель 2013 яңалыклары
-
Бүләкләр уйнаттык, килеп алыгыз
Үткән атнада үзәк почтада "Бөтенроссия подписка декадасы" кысаларында "Газетка язылучы көне" үтте. "Заман сулышы" газеты редакциясе 19 апрель көнне газетка язылган 58 кеше арасында бүләкләр уйнатты. Кемнәр соң ул бәхетлеләр? Безнең газетны укучыларның күпчелеге авыллардан булганга, призлар да анда яшәүчеләргә чыкты. Зур йомшак мендәргә Куакбаштан Гамир Хәсәнов ия булды. Бокаллар...
-
Киленен яндырырга уйлаган
20 апрель - шимбә көнне 65 яшьлек хатын шәһәрнең Тукай урамындагы "Миләш" кибете хуҗасын яндырып үтерергә теләп, аның өстенә бензин коя һәм ут төртә. Шуннан соң тыныч кына чыгып китәргә җыенганда кибет сатучылары аны тоткарлый. 36 яшьлек кибет хуҗабикәсе тәне һәм тын юллары пешеп үзәк хастаханәгә озатыла. Бүген ул Республика...
-
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Узган шимбәдә шәһәр һәм район күләмендә өмә үтте. Көрәк, тырма, себерке кебек кораллар эшкә җигелде. Ә без, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары корреспондентлары, фотоаппарат, ручка, блокнот тотып, шәһәрнең чүптән арынуын күзәтергә чыгып киттек. Иртәнге сәгатьләрдән үк Мәдәният сарае тирәсендә һәм Г.Тукай һәйкәле янында мәдәният хезмәткәрләре эшли иде. Көнкүреш калдыкларын, корыган үлән-яфракларны...