22 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорск районында янгын чыккан
Бүген 17 сәг. 13 минутта Яңа Елховой авылында мунча януы турында хәбәр итәләр. Ут 45 кв.метр мәйданны биләп алган була, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. http://16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/5168987/
-
Лениногорск волонтерлары ялгыз әбигә ярдәм итте (ФОТОЛАР)
"Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында, "Волонтер" оешмасына йөрүче егетләр 7нче ТОС үзидарәсе микрорайонында яшәүче Ада Пацковага ярдәм итте. Менделеев урамындагы шәхси йортларның берсендә ялгызы гына гомер итүче әбинең карын көрәде. Илдар, Андрей һәм Роман "Ярдәм итү шатлык китерә" дигән девиз астында ветеранның абзарына кадәр сукмак салдылар. Хуҗабикә: -Иртәгә үк тавыклар китертәм,...
-
Лениногорскида узган өмәдән ФОТОЛАР
Төшкә кадәр шактый эшләргә өлгердәләр, 12 дән соң карлы-яңгыр ява башлады.
-
Лениногорскилылар өмәгә чыкты (ФОТОЛАР)
Лениногорскида бүген шәһәркүләм өмә узды. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары үзләренә беркетелгән территорияне җыештырды. Соңгы көннәрдә яуган кар шәһәрне тулысынча чистартырга мөмкинлек бирмәде. Чөнки кайбер җирләрдә кар ята әле, өмәгә чыгучылар тизрәк эресен дип, карны кузгаттылар. Өмә киләсе атнаның шимбәсендә дәвам итәчәк.
-
Лениногорскида Г. Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме узачак
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне - 26 апрельдә шәһәребездәге һәйкәле янында шигърият бәйрәме узачак. Сәгать 10.00 да башлана. Рәхим итегез!
-
Синоптиклар иртәгә җылытачак, дип фаразлый
23 апрель төнендә күпчелек районнарда яңгыр явуы көтелә. Көндез исә явым-төшем урыны белән генә һәм аз күләмдә булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә һаваның температурасы -2,+3 градус булса, көндезгә җылытачак - +8..+13 градус булыр дип фаразлый синоптиклар. http://tatar-inform.tatar/
-
Кукуруз һәм чипсы салаты
1 кап чипсы, 5 каты пешкән йомырка, ½ суган, 1 свежий кыяр, 1 банка консервланган кукуруз, ярты алма, майонез. Кыяр, алма, йомырка һәм суганны вак итеп турарга. Кукурузның суын агызырга. Барысын бергә болгатырга. Табынга бирер алдыннан гына чипсы салып, майонез агызырга. https://vk.com/tatarshlari
-
Таһир Шәмсуаровтан шигырь - "Шөгер вокзалы"
Шөгер вокзалы Син мөгаен мине таныйсыңдыр, Заманында монда еш кергән. Иске вокзал билет сатмый инде, Алганы да күптән искергән... Күрешүләр белән озатулар Диварына аның сыенган. Белмәгәннәр ишек шакымагыз, Ачылмаска диеп ябылган. Бер мин генә шундый кеше микән, Туган җиргә өзелеп табына. Шөгер уртасында иске вокзал Мин бүген дә сине сагынам....