22 май 2015 яңалыклары
-
«Заман сулышы» - “Бәллүр каләм” бәйгесе җиңүчесе
«Заман сулышы» газеты редакциясе коллективы "Бәллүр каләм" журналистлар конкурсы җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Казанның "Корстон" комплексында бик күп дәрәҗәле затлар катнашында үтте. Без катнашкан "Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә конкурс эшләрен тапшыручылар аеруча күп булган. Икенче турга - номинант буларак җиде редакция чыккан иде. Өч редакция, шуның...
-
Лениногорскида район сабан туе 13 июньдә үтәчәк
Республика Президенты Указы һәм район башлыгының карары буенча, Лениногорскида район сабан туе 13 июньдә Ивановка авылы янындагы мәйданда үтә. Авыл җирлекләрендә 6 июньдә узачак.
-
Лениногорскида бадминтон буенча ярыш үтә
23 - 24 майда Лениногорскида шәһәрнең 60 еллыгына багышлап бадминтон буенча ярыш уза. Анда республика буенча 1999-1998 елгылар һәм өлкәнрәкләр катнаша. Спортчылар аерым һәм парлап уйнаячак, республиканың иң көчле бадминтончылары - спорт мастеры Дарья Джеджула, Григорий Воробьев, Кирилл Ермаков һәм башкалар катнаша. Ярышлар Боз сараенда (Менделеев урамы, 2"А" йорт) булачак....
-
Китапханәче бүләкләнгән
Республика авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре конкурсы җиңүчеләре арасында якташыбыз да бар. Зеленая Роща авылы китапханәсе мөдире Әлфия Хафизова "Авыл җирлекләрендә урнашкан мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәрләре" номинациясендә җиңеп, акчалата бүләккә лаек булган.
-
Алда – мөһим чара
12 майда җәмәгатьчелек Президент сайлау буенча праймеризда катнашу өчен кандидатлар күрсәтү башланганын игълан итте. Берничә иҗтимагый оешма республика Президенты вазифасына Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү карарына килде. Алар билгеләп үткәнчә, республиканың үсештә булуы күп очракта Рөстәм Миңнеханов казанышы. Шуңа да иҗтимагый оешма вәкилләре аңа ышаныч белдерә. Республикабыз илдә...
-
Кыңгырау чыңлый... соңгы
Быел соңгы кыңгырау бәйрәме 23 майда үтәчәк. Ул көнне 374 унберенче сыйныф укучысы (шәһәрдә - 296, районда - 78) мәктәп белән саубуллашачак. Алда аларны бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Аның беренчесе 25 майда булачак.